Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре Себер трактында эшләрнең барышын тикшерделәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 13-нче августта Казанның тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре Себер трактында чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтү эшләре барышын тикшерделәр.
Объектта агымдагы хезмәт күрсәтү чаралары кысаларында резервуарларны чистарталар, барлык элементларны юалар, кирәк булганда детальләрне алыштыралар. Барлык процедуралар регламент нигезендә уздырыла. Эшләр барышында бернинди хокук бозулар ачыкланмаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге корылмаларда яңгыр суы комплекслы чистартыла, ул үз эченә резервуарда тотылу, ком бүлгечкә күчерү, нефть үткәргеч аша узу, минераль күмер белән абсорбцияләү, ультрашәмәхә белән эшкәртүне ала. Шуннан соң гына чистартылган су Казансу елгасына юл тота.
Исегезгә төшерәбез, әлеге объект «Экология» милли проекты буенча төзелгән иде. Аны 2020 елда кулланышка тапшырдылар. Тышкы төзекләндерү комитеты карамагында тагын 12 шундый корылма бар.