Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2020, 11:13

Казанда 100-дән артык ишегалды төзекләндерелә

Эшләр үз ишегалларын төзекләндерү проектларын килештергән территорияләрдә башланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казанда 100-дән артык ишегалды территориясе төзекләндерелә. Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эшләр республика башкаласының 310 йортында, Яр Чаллыда һәм 29 муниципаль районда башланып китте.

Эшләр үз ишегалларын төзекләндерү проектларын килештергән территорияләрдә башланды. Бүгенге көннән dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерүнең финал проектлары бастырыла. Халык белән килешенгән һәм җәмәгать фикер алышулары стадиясен үткән схемалар татарстанлылар үз ишегалларындагы эшләрнең барышын контрольдә тота алсын өчен сайтка урнаштырыла. Алга таба финал проектлар аларны килештергән саен бастырылачак.

Моннан тыш, төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында төзекләндерүнең финал планы белән объект паспорты билгеләнә. Аның буенча йортларда яшәүчеләр шулай ук төзекләндерү барышын контрольдә тота ала. Татарстанлыларның хәбәрләре президент программасының +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча, dvor.tatar сайтында, шулай ук Instagram һәм «ВКонтакте»дагы программа битләрендә кабул ителә. +7(939)302-20-20 WhatsApp телефоны аша актив халык үз ишек алды фотографияләрен һәм видеоэшләрне җибәрә ала.

Быел бөтен Татарстан буенча меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның финал исемлеге район администрацияләре тарафыннан формалаша. Казанда быел 200-дән артык ишегалды төзекләндереләчәк - территорияләр исемлеген dvor.tatar сайтында «Төзекләндерү картасы» кушымтасыннан карарга була. Шунда ук быел проектланачак һәм алдагы елларда төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге дә бар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республикада ишегалларын төзекләндерү программасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә республикада 6775 ишегалды төзекләндереләчәк - бу 2014 елга кадәр төзелгән барлык күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре, аларда моңа кадәр төзекләндерү үткәрелмәгән.

Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне, аларга асфальт җәюне, булганнарын яңартуны һәм яңа тротуарлар төзүне, эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар уен комплекслары куюны, тышкы яктыртуны төзекләндерүне, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыруны үз эченә ала, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Барлык яңалыклар