29-нчы сентябрьдә Казанның Үзәк стадионында «Рубин» һәм «Уфа» командалары арасында футбол матчы узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бу якшәмбедә, 29-нчы сентябрьдә, Казанның Үзәк стадионында «Рубин» һәм «Уфа» командалары арасында футбол матчы узачак. Шул сәбәпле Сәетгалиев һәм Кремль яр буенда транспорт тукталышы чикләнәчәк.
Матч 14.00 сәгатьтә башлана. Аны үткәрү вакытында Сәетгалиев урамы (Ташаяк урамыннан Кремль яр буена кадәр), Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), шулай ук Кремль ярыннан Меңьеллык мәйданына кадәр транспорт тукталышы тыелачак.