Өлешчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанда "Возрождение" торак комплексында Павлюхин ур., 110г адресы буенча чираттагы йорт файдалануга тапшырылды. 346 фатирның яртысына якыны "Фон" өлешчеләренә карый. Аларны өй туе белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Әле берничә ел элек кенә "Возрождение" йортлары "Симфония" күрше торак комплексының бер өлеше иде, ул 2012 елның октябрендә төзелә башлаган иде һәм аннан соң төзүче – "Фон-Ривьера" ҖЧҖ бөлгенлеккә төшүгә бәйле рәвештә туктатылды. 2016 елда әлеге проблемалы торак комплексның өч йорты килешү буенча "Фон" карамагыннан чыгарылды һәм "Бриз" төзелеш компаниясенә тапшырылды, шул ук елның көзендә объектларда эшләр башланды. Роторная ур., 27в адресы буенча урнашкан өч йортның беренчесе агымдагы елның февраль аенда, планлаштырылган срогыннан берничә айга алдан файдалануга тапшырылган иде.
Павлюхин урамындагы 110г номерлы торак булмаган биналы 4 секцияле торак йорт, "Возрождение" торак комплексында тапшырылган икенче объект булды. Нигез чокыры да булмаган урында 1,5 ел эчендә генә төрле катлы йорт үскән - йортның 14, 18 һәм 20 катлы секцияләре бар. Фатирлар мәйданы 20187,1 кв.м. тәшкил итте.
Шәһәр башлыгы йортның җиденче катында урнашкан ике фатирны карап чыкты, анда, башкалар кебек үк, каралама отделка эшләре башкарылган. Илсур Метшинга шулай ук мәйданчыкта урнаштырылган һәр фатирның җылылык, кайнар һәм салкын су счетчикларын күрсәттеләр. "Әле 10 ел элек кенә без моны чит илдә генә күрдек һәм бу ниндидер космос дип уйлаган идек. Ә бүген бу инде йортны тапшырганда мәҗбүри таләп", - дип билгеләде Мэр.
Карау барышында шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев белән торак комплексларга керү юлларын төзекләндерү турында фикер алышты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, торак йорт территориясендә 131 машина урыны әзерләнгән, калганнары төзелеп килүче күп катлы паркингта 326 машина урынына исәпләнгән. Моннан тыш, биредә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылган, балалар мәйданчыгы, шулай ук физкультура һәм ял итү өчен мәйданчыклар булдырылган. Йорт янында 140 урынга исәпләнгән 156-нчы номерлы балалар бакчасы урнашкан. Шулай ук мәктәп төзелеше өчен җир участогы да резервланган.
Йортта яшәүчеләр белән очрашуда Казан Мэры билгеләп үткәнчә, хәзер алар алданган өлешчеләр категориясенә күчкән һәм хәлне итү өчен катлаулы юл узганнар.
"Без сыйфатны карадык. 346 фатирның 160-ына өлешчеләр хуҗа. Юлны барганда гына узып була - кечкенә адымнар белән максатка барабыз: ел башында торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды, хәзер - бу йорт", – диде И. Метшин һәм тапшырылган чираттагы йортның Азат Нигъмәтҗанов, "Бриз" төзелеш компаниясе һәм башкаларның команда эше нәтиҗәсе булуын өстәде. Бүгенге кояшлы көндә сезнең күңелләрегез дә җылыдыр, дип ышанам", – ассызыклады Мэр.
Өлешчеләр шәһәр башлыгына күптән көтелгән вакыйганың, ниһаять, азагына килеп җиткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Хәзерге вакытта «Возрождение» торак комплексында өченче йортны төзү тулы куәтенә бара. Ул киләсе елда гамәлгә керәчәк, дип фаразлана. Шуның белән бергә "Симфония" торак комплексында "Бриз" төзелеш компаниясе катнашында Роторная урамындагы 180 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланган, өченче һәм дүртенче йортларда эшләр бара.
Сүз уңаеннан, бүген иртән алданган өлешчеләрнең башка проблемалы объектлары белән бәйле хәл турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов катнашында узган күчмә киңәшмәдә фикер алыштылар. Әйтик, "Молодежный" ТК 1-нче йортында "Ак Таш" компаниясе штукатурлау, электромонтаж эшләре үткәрә, шулай ук аз токлы челтәрләр урнаштыру буенча эшләр башкара, җылыту системасын урнаштыруга әзерлек бара. Күрше икенче йортта, эшләргә күптән түгел "Ак Таш" тотынды, кирпеч салу эшләре бара.
Четаев урамындагы 4-нче торак йортта, бер атнадан артык вәгъдә ителгән кебек, "Бриз" компаниясе индивидуаль җылылык пунктын монтажлады һәм җылылык җибәрүгә әзерлек алып бара. Моннан тыш, биредә түбә ябылган, эшчеләр вентиляцион фасадны урнаштыру эшенә керешкәннәр.
Чистай ур., 68/1 адресы буенча урнашкан йортның беренче блогына җылы җибәрелгән. Моннан тыш, биредә шулай ук вентфасадта эшләр бара.
Подрядчы оешмалар, челтәр компанияләре һәм өлешчеләр катнашында күчмә киңәшмәләр атна саен дәвам итәчәк.