Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2025, 08:43

Казанда гыйнвар аенда Яңа ел чыршыларын кабул итү өчен 18 пункт ачылачак

13 гыйнвардан шәһәрнең 18 ноктасында чыршыларны җыю өчен махсус пунктлар ачыла, бирегә алга таба эшкәртү һәм икенчел файдалану өчен үз чыршыңны алып килергә мөмкин булачак

Гыйнвар аенда «Чиста Уеннар – Татарстан» проекты командасы Казан мэриясе, «ПЖКХ» идарәче компаниясенең төбәк операторы белән бергә өченче мәртәбә ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча «Эх, чыршысы» акциясен башлап җибәрә. 13 гыйнвардан шәһәрнең 18 ноктасында чыршыларны җыю өчен махсус пунктлар ачыла, бирегә алга таба эшкәртү һәм икенчел файдалану өчен үз чыршыңны алып килергә мөмкин булачак. Агачларны җыю нокталары 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Бу елгы чара СМУ-88 оешмасы ярдәмендә уза, пунктлар төзүченең торак комплексларында өстәмә урнаштырылачак.

Беренче тапкыр әлеге чара 2024 елда үткәрелде. Агымдагы елның гыйнварында казанлылар 3 меңнән артык ылыслы агач тапшырганнар, соңыннан аларны эшкәрткәннәр һәм шәһәр халкына шәхси участоклар өчен тапшырганнар.

Җыю нокталарын Казанның төрле районнарында табарга мөмкин – алар турында тулырак мәгълүматны акцияне оештыручыларның telegram-ботында белергә була. Пунктлар тәүлек буе ачык булачак, эш көннәрендә биредә график буенча волонтерлар эшләячәк. Оештыручылар шәһәр халкыннан чыршыларны Яңа ел бизәкләреннән башка алып килүләрен сорый. Мишуралы, ясалма карлы һәм башка төр бизәкле агачлар кабул ителми.

Чыршылар бары тик физик затлардан гына кабул ителә, төбәк операторы һәм оештыручылар юридик затлардан агачларны законлы ысул белән мөстәкыйль рәвештә үтилләштерүләрен үтенәләр.

Ылыслы агачларны кабул итү пунктлары исемлеге:

Совет районы:

- Мега (Җиңү проспекты, 141);

- Җыю ноктасы (Родина урамы, 45);

- Татарстан Республикасы төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы;

- «Яратам» торак комплексы (Бохара урамы, 32);

- «Малиновка» торак комплексы (Академик Завойский урамы, 21б).

Вахитов һәм Идел буе районнары:

- Чехов базары (Чехов урамы, 2);

- «Җиңү проспекты» метросы (Зорге урамы, 75);

- «Привилегия» торак комплексы (Бертуган Касыймовлар урамы, 35).

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары:

- Ак чәчәкләр бульвары (Әпсәләмов урамы, 23);

- Континент паркы (Ямашев проспекты, 104, 2 корпус);

- Лента (Адоратский урамы, 21А) ;

- Ленин мәдәният йорты (Копылов урамы, 2А).

Киров һәм Мәскәү районнары:

- Серов бульвары (Серов урамы, 10а йорты каршында);

- Җыю ноктасы (Васильченко урамы, 6);

- Арсланов урамы, 6а, 1 ск;

- «5 йолдыз» торак комплексы (Комсомол урамы, 2);

- Richmond торак комплексы (Идел буе урамы, 210).

Барлык яңалыклар