Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2024, 08:02

Казанда кар җыюга 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән

Социаль учреждениеләр һәм магистральләр территорияләре тулысынча диярлек чистартылган

Татарстан башкаласында юлларны чистарту һәм кар чыгару дәвам итә. Узган тәүлектә җыештыру эшләренә 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән. Карны чистарту тәүлек әйләнәсе алып барыла, шоферларны кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Эшнең ничек оештырылуы белән төнге матбугат туры барышында шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре таныша алды.

Фото: Марат Мөгыйнов

Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 792 мең тонна кар чыгарылган, шуларның 273 мең тоннасы – 17-25 нче гыйнварда. Чагыштыру өчен, алдагы елларда республика башкаласыннан кыш буена 650-900 мең тонна кар чыгарылган.

Бүгенге көндә шәһәрнең социаль учреждениеләре һәм магистральләре территорияләреннән кар тулысынча диярлек чистартылган. Атна ахырына кадәр 554 км озынлыктагы җәмәгать транспорты маршрутларын чистарту планлаштырыла.

Махсус техника һәм юл хезмәтләре хезмәткәрләре зур йөкләнеш режимында эшлиләр. Социаль объектларга юлларны җыештыру өстенлекле тәртиптә бара. Шул рәвешле, журналистлар Казанның Авиатөзелеш районындагы 12 нче госпиталь бинасы янындагы эшләр барышы белән танышты. Казанда барлыгы 3 меңнән артык социаль өлкә объекты бар.

«Без карны чистарту буенча шелтәләрнең әле бик күп булуын аңлыйбыз, шуңа күрә шәһәрлеләрне сабыр булырга чакырабыз. Юл техникасы барлык урамнарга да барып җитәчәк. Без магистральләрдән карны кабат чистартабыз һәм әкренләп икенче һәм өченче категорияле юлларга күчәбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов.

Спикер әйтүенчә, аномаль кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен тагын ике атна вакыт кирәк булачак. Парковкаланган машиналар җыештыру сыйфатына зур йогынты ясый, алар юл техникасы кергәндә кыенлыклар тудыра. Марсель Әхмәтҗанов сүзләренчә, мондый машиналар штраф стоянкаларга эвакуацияләнә.

Эшләрнең төп өлеше төнге сәгатьләргә туры килә, чөнки машиналар күп йөрми һәм җәмәгать транспорты маршрутлары хәрәкәте юк. Экскаватор-төягеч операторы Равил Камалиев парковкаланган машиналарның кар җыю процессын тоткарлавын билгеләп үтте.

«Безнең смена 12 сәгать дәвам итә, карны өябез һәм аны алга таба чыгару өчен төйибез. 100 метр юлны чистартуга бер сәгать вакыт китә, ә участок машиналар белән тулган булса – 1,5 сәгать тирәсе», – дип хәбәр итте ул.

Кар җыюда катнашкан һәр юл эшчесе төнлә кайнар ризык белән тәэмин ителә. Александр Забарин инде бер атна төнлә эшли. Ул Айдаров һәм Беломорск урамнарында тәртип урнаштыра.

«Төп сәгатьләрдә эшләүдән тыш, инде атна дәвамында төнлә дә чыгабыз. Узган елны мондый кар яумады», – дип билгеләп үтте Александр Забарин.

Ахырда журналистлар Тэцовская урамындагы вакытлыча кар җыю пунктына килделәр, «коры кар чүплеге» шәһәрдә «Буран» планы игълан ителгәнче ачылды.

«Киров районы юл ремонт-эксплуатация идарәсе» МУП директоры урынбасары Артур Кулешов хәбәр иткәнчә, кар шулай ук Путейская һәм Васильченко урамнары буенча, Осиново поселогындагы склад пунктларына чыгарыла.

17-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда 49 мм кар яуды, ягъни айлык норманың 106% ы. Беренче һәм икенче категорияле юлларда, поселокларда һәм ишегалларындагы юлларны исәпкә алмаганда, 1 млн тоннадан артык явым-төшем яуган.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Казанда кар җыюга 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән
Видеорепортаж
26.01.2024 00:20
Казанда кар җыюга 1096 берәмлек техника һәм 777 юл эшчесе җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар