Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 819,8 мең тоннага якын кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 7367 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 450 юл хезмәте эшчесе һәм 576 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 97 катнаш юл машинасы, 65 "Бошунг, 9 кар төягеч, 126 щеткалы трактор, 23 грейдер, 74 фронталь төягеч, 45 "Барсик", 125 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1047 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 69 тонна реагент һәм 978 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 565 юл хезмәте эшчесе һәм 311 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 819,8 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.