В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Августта самокатолар санын 600 берәмлеккә кадәр арттыру һәм сәфәрләр чикләрен киңәйтү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Ксения Швецова). Казанда 22-нче июльдән тест режимында электросамокатларны прокатка алу сервисы эшли башлады. Августта самокатолар санын 600 берәмлеккә кадәр арттыру һәм парковкалар санын өч тапкырга арттыру, шулай ук сәфәрләр чикләрен киңәйтү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Whoosh яңа шеринг сервисы теләгән һәркемгә мобиль кушымта ярдәмендә электросамокаттан файдаланырга, шулай ук аны кушымтада күрсәтелгән шәһәр паркингларының теләсә кайсында калдырырга мөмкинлек бирә. Татарстан башкаласында прокат парковкалары әлегә Вахитов районында һәм Яңа Савин районы өлешендә генә урнаштырылган, әмма сервисны алга таба үстерү күздә тотыла. Дислокация урыннары кушымтадагы картада күрсәтелә.
«Районнар администрацияләре велосипедлар өчен парковкалар булган объектлар милекчеләре белән аларны самокатолар өчен файдалану мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Хуҗаларның күбесе бу үтенечкә аңлап карады», - дип билгеләп үтте И.Шакиров.
Сервистан файдалану өчен, кушымтадагы картада иң якын урнашкан самокатны табарга, аны QR-код ярдәмендә блокировкадан алырга кирәк. Сәфәр тәмамланганнан соң самокатны кушымтада билгеләнгән теләсә кайсы урында урнаштырырга һәм аны йозак белән беркетеп блокларга кирәк. Старт өчен база тарифы 50 сум тәшкил итә, һәр алдагы минутның бәясе - 5 сумнан. Сәфәр башлану өчен дефицит 500 сум тәшкил итә: әлеге акчалар, сәфәр беткәнче һәм самокатны кире кайтарганчы картада блокка куелачак.
Бүген, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, самокат парковкаларының 100-дән артык ноктасы оештырылган, киләчәктә аларның санын ким дигәндә өч тапкырга арттыру планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге сервис Россиянең башка шәһәрләрендә - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Новосибирскида да эшли, ә бу елдан Казаннан тыш Өфе, Воронеж, Екатеринбург һәм Төмән шәһәрләрендә дә ачылды.
«Без агымдагы елда шулай ук үз акчалары исәбенә электросамокатолар һәм велосипедлар прокатын эшләтеп җибәрергә, прокат урнашу урыннарын төзекләндерергә планлаштырган тагын өч компания белән сөйләшүләр алып барабыз, - дип хәбәр итте И.Шакиров. - Хәзерге вакытта паркинглар оештыру урыннары, килүчеләргә хезмәт күрсәтү һәм инвентарьны саклау өчен җир участоклары һәм биналар бүлеп бирү турында сөйләшүләр алып барыла». Кече мобильлек транспортын үстерү проектының башлангыч этабында прокат объектлары санын 1600 берәмлеккә кадәр җиткерү планлаштырыла, дип өстәде спикер.
«Кече мобильлек транспорты 5 чакрымнан 15 чакрымга кадәрге арага баруны уңайлы итә, шулай ук ул шәһәрнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыра, шәһәрнең пычрану дәрәҗәсен киметергә, юлларны бушатырга мөмкинлек бирә», - диде И.Шакиров.
Кече мобильлек транспорты автомобиль юлларының йөкләнеше югары булу аркасында гына түгел, ә яшьләрнең шактый өлеше экологик тәртипкә һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотканга да популярлаша бара, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.
«Кече мобильлек транспорты - модага иярү генә түгел, бу барлык эре шәһәрләрнең тренды, - диде ул. - Велосипедлар һәм электросамокатлар күңел ачу мөмкинлеге генә түгел, ә транспорт чарасы да булырга мөмкин. Шәһәрнең яңа генпланында бу транспорт төрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр салынган, һәм без моның белән җитди шөгыльләнергә ниятлибез. Моңа инде нигез салынган - шәһәрдә берникадәр велоюллар бар инде, өстәмә мөмкинлекләр һәр ел үсә торган яңа уңайлы иҗтимагый киңлекләр бирә. Җәяүлеләр юлларының һәм веломаршрутларның озынлыгы әкренләп артачак. Бу якын киләчәк эше, бу мәсьәләне без даими рәвештә контрольдә тотачакбыз».