Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2023, 12:19

Казанда сынау режимында тротуарларны бозлавыкка каршы мәрмәр валчык реагенты белән эшкәртә башладылар

Аның аяк киеменә, хайваннарның тәпиләренә һәм әйләнә-тирә мохиткә агрессив тәэсир итүе азрак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль, Юлия Летникова). Казанда тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен сынау режимында мәрмәр валчыклы реагент куллана башладылар. Ул аяк киеменә, хайваннарның тәпиләренә һәм әйләнә-тирә мохиткә азрак агрессив тәэсир итә.

Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, яңа реагентны беренче категориядәге тротуарларда һәм шәһәрнең тарихи өлешендә кулланачаклар. Бүген Яңа Савин районының Четаев урамындагы 177 нче лицее янындагы тротуарны мәрмәр валчыклы реагент белән эшкәрттеләр.

«Реактор составындагы мәрмәр валчык ярдәмендә тайгакка каршы эффект булдырыла. Өстәвенә, мәрмәр – табигый материал, аның ак төсе җәяүлеләр юлының тышкы кыяфәтен дә бозмый», – дип аңлаттылар комитетта.

Мәрмәр валчыклы реагентны -30 градуска кадәр кулланырга мөмкин. Яхшырак нәтиҗәгә ирешү өчен, аны кулланганчы тротуарлар кардан чистартылачак. «Реагентны тигез һәм экономияле бүлү өчен кул арбалары сатып алынган. Аларны габаритлы техника керә алмаган урыннарда кулланачаклар», – дип өстәделәр комитетта. Киң тротуарларда реагентны кече махсус техника – вакуумлы предмет-чистарту машиналары ярдәмендә сибәчәкләр. Тротуарларда реагент куллану ешлыгы һава торышына бәйле булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда юлларны эшкәртү өчен ике фазалы реагент һәм тротуарлар өчен ком-тоз катнашмасы кулланыла. Кышкы сезон башыннан эшчеләр 14 мең 210 тонна бозлавыкка каршы материал кулланган.

Шәһәр халкы юлларны җыештыру буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кышкы сезонда Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрне кардан чистартканда тротуарларга аерым игътибар бирелә. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ел саен юлларны карап тоту буенча кисәтүләр саны кими, җәяүлеләр участокларын да җентекләп чистартырга кирәк.

Фоторепортаж
Казанда мәрмәр валчыклы яңа реагент куллана башладылар
Видеорепортаж
18.02.2023 11:37
Казанда яңа юл реагенты куллана башладылар
Барлык яңалыклар