Җиңүчеләрне егетләр һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә дүрт номинациядә билгеләячәкләр.
Фото: Бөтенроссия йөзү федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 30 нчы апрельдән 2 нче майга кадәр Казанда Бөтенроссия йөзү ярышлары Mad Wave Challenge финалы узачак. Ул 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшь спортчыларны җыячак.
Катнашучылар өчен киңәйтелгән өч көнлек программа әзерләнгән. Аңа һәр стильнең 50, 100 һәм 200 метр дистанцияләрендә йөзү, 100 метрга комплекслы йөзү, 400 метрга ирекле стильдә йөзү һәм 4х50 метрлы катнаш эстафета кергән. 50 метр дистанциягә һәм эстафетада йөзү буенча башлангыч һәм финал ярышлары узачак. Финал нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә гомуми зачетта җиңүчеләрне дүрт номинациядә аерым билгеләячәкләр.
Казанның «Буревестник» универсаль спорт комплексы бассейнында узачак ярышлар Mad Wave Challenge сериясенең йомгаклау этабы булачак. Моңа кадәр ярышлар Санкт-Петербургта һәм Мәскәү өлкәсенең Руза шәһәрендә узды.
Йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында илнең төрле төбәкләреннән 11-14 яшьлек спортчылар катнаша.
Ярышларны РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы ярдәмендә Бөтенроссия йөзү федерациясе оештыра. Ярышларны ТР Йөзү федерациясе һәм «Спорт әзерлеге үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.