Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2021, 09:42

Татьяна Прокофьева: «Казан күптәннән архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге компетенцияләр үзәгенә мохтаҗ иде»

«Казаныш» архитектура-төзелеш форумында Шәһәрне үстерү институтын тәкъдир итү булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Алинә Бережная). «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумында Ak Bars Retro Cars күргәзмә үзәге мәйданчыгында Шәһәрне үстерү институтын тәкъдир итү булды. Яңа оешма шәһәр планлаштыру буенча стратегик проект институты, иҗат лабораториясе һәм урбанистика өлкәсендә белгечләр, заказчылар, кулланучылар, яшь архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләре хезмәттәшлек итә торган урын булачак. Алдагы көндә институтның концепциясе һәм эшчәнлеге турында тулырак форумда катнашучыларга – бөтен илдән җыелган архитекторларга, төзүчеләргә, девелоперларга һәм башка тармак вәкилләренә сөйләделәр.

Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән булдырылган Шәһәрнең үсеш институты бу елның августында ачылды. «Безнең алда амбициоз бурыч тора – без шәһәрне тагын да яхшы якка үзгәртәчәкбез, тагын да матуррак, инвесторларны җәлеп итүчән итәчәкбез. Шулай да, беренче чиратта, без халык өчен уңайлы мохит кенә булдырып калмыйча, ә аларны сокландырырлык, илһамландырырлык мохит тудырырга тырышачакбыз. Барысын да булдыра алачагыбызга ышанам», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга институт директоры Роман Повышев.

Бүген Институтта 60-лап белгеч – архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм шәһәр төзелеше һәм архитектура тармакларының башка экспертлары эшли. «Акрынлап без белгечләр санын арттырачакбыз, әмма барысы да алай тиз генә түгел, безнең тармакта да, бөтен җирдәге кебек үк, кадрлар кытлыгы бар», – дип билгеләп үтте институт директоры урынбасары Татьяна Прокофьева.

Институтта архитектура белән бәйле югары уку йортларын тәмамлаучыларга аерым игътибар бирү планлаштырыла. «Безнең максат – белгечләр әзерләү һәм һәм аларга иҗади потенциалларын нәкъ менә Казанда ачарга мөмкинлек бирү», – дип ассызыклады Татьяна Прокофьева. Аның сүзләренә караганда, күп кенә яшь архитекторлар үзләрен һөнәрләрендә таба алмый һәм бу тармакны башкага алыштыра яки бөтенләй башка шәһәрләргә һәм илләргә китә.

Шуның белән бергә институтка хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен үзебезнең һәм чит илләрнең тәҗрибәле белгечләрен чакырачаклар. «Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен профессиональ белем өстендә даими рәвештә эшләргә һәм Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген аңлыйбыз», – дип саный Татьяна Прокофьева.

Яңа институт үзенә күрә фикерләшү үзәге булачак. «Без Казанның шәһәр планлаштыру буенча һәм Казан агломерациясенең төп стратегик институты булырга телибез. Татарстан башкаласында күптәннән архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә компетенцияләр үзәге төзергә кирәк иде, һәм бу үзәк булып без торачакбыз», – дип билгеләде Татьяна Прокофьева.

Мондый институт булдыру идеясе яңа түгел. Элек, Советлар Союзында, мондый шәһәр проект институтлары һәр эре шәһәрдә диярлек булган, ә Казанда проект-төзелеш тармагының катлаулы мәсьәләләре 1977 елда ачылган «Казгражданпроект» проект институты базасында хәл ителгән. «Хәзер замана яңа, эштә дә яңа алымнар кирәк. Кызганычка каршы, иске фундаментта һәрвакытта да яңа бина салырга мөмкин булмаган кебек, яңа институтны да чиста биттән башлап төзергә туры килде», – диде Татьяна Прокофьева.

Институтның эш юнәлешләре, нигездә, шәһәр планлаштыру белән бәйле, ул территорияләрне үстерү стратегияләрен һәм концепцияләрен, мастер-планнарны, планлаштыру проектларын һәм башка шәһәр төзелеше документларын эшләүне үз эченә ала.

Институтның эш юнәлешләренең берсе – шәһәр-экология каркас стратегиясен үстерү. «Шәһәр-экология каркасы – туфрак, су, һава бассейннарының, шулай ук мәдәни һәм социологик һәм психологик аспектларның зур, катлаулы системасы, – дип билгеләде шәһәр баш архитекторы урынбасары – шәһәр экология каркасын формалаштыру бүлеге җитәкчесе Дарья Толовенкова. – Безнең төп бурыч –шәһәр үссен өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру».

Территориаль транспорт планлаштыруы – институт эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше. «Транспорт планлаштыруы территориаль планлаштыруның турыдан-туры һәм мөһим өлеше булып тора. Аның нәтиҗәләре иҗтимагый-транспорт каркасының яңа схемасы һәм аналитикасы, шулай ук урамнарны, юлларны, җәяүлеләр һәм велосипед элемтәләрен үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр булдыру да булачак», – дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы урынбасары – территориаль транспорт планлаштыру бүлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров.

Институт шулай ук Казан шәһәренең тарихи җирлеген тотрыклы үстерү принципларын кертү эшен дәвам итәчәк. «Бу үзенчәлекләре, кыенлыклары булган территория, һәм безнең алда тарихи үзәк территорияләре өчен норматив документлар, биналарны, гомуми файдаланудагы территорияләрне проектлау буенча рекомендацияләр эшләү буенча комплекслы бурыч тора», – дип билгеләп үтте тарихи җирлекнең тотрыклы үсеш бүлеге җитәкчесе Илүзә Вәлиева. Инде хәзер үк институт Казанның тарихи үзәге өчен хас булган шәхси торак йортларның типик чишелешләренең каталогын, Болак арты территориясен үстерүнең беренче концепциясен эшләү (аннан соң чиратта мастер-план, аннары – территорияне планлаштыру проекты) белән шөгыльләнә.

Шәһәр төзелеше һәм архитектура-планлаштыру концепцияләрен, мастер-планнарны һәм планлаштыру проектларын эшләү тарихи үзәккә генә түгел, ә Казан территориясендәге шәһәр төзелеше белән бәйле барлык катлаулы һәм мөһим проектларга да кагылачак. Инде хәзер үк белгечләр, социологлар, икътисадчылар, аналитиклар һәм башка белгечләрне җәлеп итеп эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» форумының ачылышы 1-нче декабрьдә булды. Беренче көнне «Архитектура с характером» темасына пленар дискуссия узды, анда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Бүген, форум эшенең соңгы көнендә, катнашучылар төзелештә киң кулланыла торган яңа технологияләр һәм инновацион материаллар белән танышачак. Моннан тыш, 18-нче октябрьдә Казанда башланган иң яхшы объектка смотр-конкурсы нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Әлеге конкурста 41 компания катнашты, 112 объект һәм проект тәкъдимнәре каралды.

Фоторепортаж
«Казаныш» форумының икенче көне
Барлык яңалыклар