В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 28 июльдә яңгыр, урыны белән яшен көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Казанда 28 июльдә Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исә торган җил юнәлешен төньяк-көнбатышка алмаштыра, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с булачак.
Бүген төнлә һава температурасы 17-19 градус, иртәгә көндез +29-31 градус тәшкил итәчәк.
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һәм 29 июльдә көндез Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артачак. Төнлә минималь температура - +14-19 градус. Якшәмбе көнне һава +21-26 градуска кадәр җылыначак.
30 июльдә республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге һәм көчле җил исәчәк. Төнлә минималь температура +12-17 градус тәшкил итәчәк. Дүшәмбе көндез синоптиклар +21-26 градус фаразлый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.