В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук истәлекле датага армия генералы Мәхмүт Гәрәев бюсты һәм Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловка мемориаль такта урнаштырачаклар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан башкаласында Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверында фронтовик шагыйрь Фатих Кәримовка һәйкәл куелачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Шулай ук истәлекле датага шәһәрдә армия генералы Мәхмүт Гәрәев бюсты һәм Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловка мемориаль такта урнаштырачаклар.
Казанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган барлыгы 190 истәлекле-мемориаль корылма бар. Татарстан башкаласында 119 урам Советлар Союзы Геройлары исемнәре белән аталган.
«Безнең иҗтимагый берләшмәләр, активистлар һәм шәһәр предприятиеләре катнашындагы бәйрәм чаралары алдыннан барлык һәйкәлләр тәртипкә китереләчәк», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Россия Президенты Указы белән Казанга «Хезмәт батырлыгы» шәһәре дигән мактаулы исем бирелде. 2023 елда Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы ачылды.
Традиция буенча 1 майда шәһәрдә хезмәт батырлыгы предприятиеләре катнашында чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узачак, дип йомгаклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.