Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2025, 12:13

Казанда «Молодежный» скверында татар фронтовик шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәл ачтылар

Тантанада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты

Бүген, Җиңү көне алдыннан, Казанның Яңа Савин районындагы «Молодежный» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачтылар. Ачылышта ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, ТР халык шагыйре Ренат Харисов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Тантанада Татарстан Республикасының Россия Федерациясе гимннарын башкардылар.

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр шагыйрь, сугышчан офицер Фатыйх Кәрим фронтның алгы сызыгында сугышкан, Мәскәү астыннан Көнчыгыш Пруссиягә кадәр юл үтә. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, башка бүләкләре дә бар. Бу вакытта аның шигырьләре фронт газеталарында басылып чыга, әсәрләре халык мәхәббәтенә ия була.

Һәйкәл ачу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Фатыйх Кәрим иҗатының тормышка һәм Ватанга мәхәббәтнең якты үрнәге булуын искәртте. «Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатих Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл — җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», — диде Татарстан рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук шагыйрь гаиләсе башкарган зур эшне билгеләп үтте. «Бигрәк тә аның кызы Ләйлә Фатыйховна, кызганычка каршы, ул инде безнең белән юк. Мин бүген Фатыйх Кәримнең оныгы Артем Гаврилович Кәримовны сәламләвемә шатмын», — дип билгеләп үтте ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысын да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бүген 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә Россия герое, МХОда катнашучы Дамир Гыйлемхановның мемориаль бюстын ачу тантанасы узды. Тантанада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Фоторепортаж
Барлык яңалыклар