В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Берничә ел эчендә «Буыннар хәтере» фонды Татарстаннан 167 ветеранга 10 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән.
Фото: Денис Гордийко
Акция символлары булган түштамгаларны сатудан кергән барлык акчалар Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләрнең ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә – операцияләр, тернәкләндерү курслары, кыйммәтле медикаментлар, кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар сатып алуга юнәлдерелә.
«Кызыл канәфер» түштамгасын 22 нче июньгә кадәр челтәр кибетләрендә һәм фонд партнерларында сатып алырга мөмкин. Шулай ук волонтерлар аларны җәмәгать урыннарында да тараталар.
Акцияне уздыру барышында, 2016 елдан башлап, оештыручылар бөтен ил буенча 16 мең 600 дән артык ветеранга ярдәм күрсәтә алган, ә волонтерлар күрсәткән ярдәм күләме 2 млрд 204 млн сумнан артып китә, дип хәбәр итә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды матбугат хезмәте.