В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать транспортының кайбер маршрутлары эш көне графигы буенча йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Радоница көнне, 3 нче майда, Казанда линиягә өстәмә автобуслар чыгачак.
Алар түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:
84 нче номерлы автобус – Халитов урамыннан Киндери зираты аша Чебакса поселогына кадәр;
201с номерлы автобус – Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр;
202с номерлы автобус – Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;
204с номерлы автобус – Дәрвишләр поселогыннан Дәрвишләр поселогындагы зиратка кадәр;
205с номерлы автобус – Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан Юдино поселогындагы зиратка кадәр;
206с номерлы автобус – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;
207с номерлы автобус – Самосыр зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;
208с номерлы автобус – Гаврилов урамыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;
209с номерлы автобус – Вахитов мәйданыннан Яңа Татар зиратына кадәр;
210с номерлы автобус – Самосыр зиратыннан Мөселман зиратына кадәр.
Моннан тыш, бу көнне 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 номерлы троллейбуслар да эш көне графигы буенча йөриячәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.