Катнашучылар партиципатор театр өлкәсендә өйрәнүләр узачак һәм үз постановкаларын булдырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда 1-нче июньнән 7-нче июньгә кадәр узачак «Шәһәр халкы театры» онлайн-лабораториясенә укучылар туплау старт алды. Катнашучылар партиципатор театр өлкәсендә өйрәнүләр узачак һәм үз постановкаларын булдырачак.
«Шәһәрлеләр театры» - профессиональ булмаган актерлар катнашында профессиональ театр. Тамашачылар спектакльләр булдыруда актив катнаша алачак. Җиде көн дәвамында проектта катнашучылар онлайн режимда Россиядә партиципатор театр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр кураторлыгы астында - Наталья Боренко һәм Ада Мухина белән өйрәнүләр узачак. Программада - лекцияләр һәм мастер-класслар, шулай ук төркемнәрдә эшләү.
Лабораториягә кушылырга теләүчеләр 29-нчы майга кадәр сайтта гариза бирергә тиеш. Катнашучыларны сайлап алу нәтиҗәләре 30-нчы майда игълан ителәчәк.
10-нчы июньдә, лаборатория тәмамланганнан соң, «Тере шәһәр» («Живой город») фонды сайтында open call старт ала, аның барышында катнашучылар спектакль куелышына «Почмак» («Угол») иҗади лабораториясе сәхнәсендә партиципатор театр форматында гариза бирә алачак. «Тере шәһәр» фонды бер гаризаны хуплаячак һәм спектакльне кую өчен бюджет бирәчәк, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге.