Шәһәрлеләрне бәйрәм үтәчәк урыннарга җәмәгать транспортында барырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Сабантуй узачак көнне, 23-нче июньдә, Казанда транспорт хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрәчәк.
5.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Каенлык мәйданына, Дәрвишләр торак массивының Каенлыгына һәм Аккош күле урман-парк зонасына илтә торган автомобиль юлларында хәрәкәт схемасы үзгәрә.
Бу вакытта Бертуган Батталовлар урамы буенча «Лесной городок» торак комплексына борылыштан Ферма шоссесы ягына таба берьяклы хәрәкәт кертелә. Бертуган Батталовлар урамы буенча транспорт чараларын парковкага кую һәм тукталыш ясау тыела.
Мир урамы буенча Дорожная урамыннан Парк урамына кадәрге участокта транспорт чаралары белән тукталыш ясау һәм стоянкага кую тыела.
Парк урамы буенча Мир урамыннан Солидарность урамына таба участокта бер яклы хәрәкәт кертелә. Бөтен Парк урамы буенча транспорт чаралары белән тукталыш ячау һәм парковкага куюга тыю кертелә.
Сабантуй узачак көнне Мир урамында мәйданга узу участогы районында шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан светофорлар урнаштырылачак.
Аккош күле урман-парк зонасына кергәндә автомобильләр өчен парковка оештырылган. Урман-парк зонасы эчендә шәхси транспорт чаралары белән йөрү тыела. Урман-парк зонасы территориясе буенча бушлай автобус йөриячәк, аның белән бәйрәм кунаклары мәйданга кадәр барып җитә алачак.
Шәһәрлеләрне шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга һәм бәйрәм итү урыннарына җәмәгать транспортында барып җитәргә өндиләр. Исегезгә төшерәбез, Сабантуй көнендә бәйрәм мәйданчыкларына йөри торган маршрутларга өстәмә рәвештә 161 автобус чыгачак.