Яңа өч еллык капиталь төзекләндерү программасын формалаштыруда идарәче компанияләр һәм районнар администрацияләре актив катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда 2022 елга кадәр торак фондны капиталь төзекләндерү буенча өч еллык программаны формалаштыру буенча эшләр тәмамланып килә. Башта аңа 779 күпфатирлы йорт кертелгән, аларны капиталь төзекләндерү 6 млрд. сумга төшәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов хәбәр итте.
Кыска вакытлы өч еллык капиталь төзекләндерү программасы озак сроклы программа нигезендә формалаштырыла, ул әле 2013 елда ук төзелгән һәм 2043 елга кадәр капиталь төзекләндерү планнарын үз эченә ала. Аңа авария хәлендәге йортлардан кала, шәһәрнең барлык күп фатирлы йортлары керде, дип сөйләде Д.Анисимов.
Яңа өч еллык капиталь төзекләндерү программасын формалаштыруда идарәче компанияләр һәм районнар администрацияләре актив катнашты. Инде уздырылган аукцион нигезендә, 2020 елга планга кертелгән 150 күпфатирлы йорт буенча проект-смета документларын эшләү буенча подрядчылар билгеләнгән.
«Программа расланмаган әле, төзәтмәләр кертүне дәвам итәбез, шуңа күрә йортларның саны үзгәрергә мөмкин, – дип билгеләп үтте Д.Анисимов. - Подрядчылар документлар әзерләгән инде, хәзер алар идарәче компания белән килешү уза һәм нәтиҗә алу өчен дәүләт экспертизасына документлар җибәрә».
20 декабрьгә кадәр, шулай ук, төзү-монтаж эшләренә подрядчы оешманы сайлау өчен, аукцион үткәрү планлаштырыла, дип өстәде ул.
Аз керемле йортларны ремонтлау мәсьәләсе соңгы стадиядә – аларны яңартуга өстәмә акча бүлеп бирү планлаштырыла. Д.Анисимов сүзләренә караганда, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан килгән бу хактагы тәкъдим ТР Министрлар Кабинетына җибәрелгән.
ТР башкаласында алдагы капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруның өч елы эчендә 757 күп фатирлы йорт ремонтланган.