Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2020, 12:13

Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны соңгы юлга озаттылар

Опера һәм балет театрында узган хушлашу мәрәсимендә Р.Миңнеханов, А. Песошин, Ф. Мөхәммәтшин, Ә. Сәфәров, И. Метшин һәм башкалар катнашты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое, Казанның мактаулы гражданины Борис Кирилл улы Кузнецов белән хушлашу мәрәсиме узды.

Мәрәсимгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары килде.

Советлар Союзы герое Борис Кириллович Кузнецовның үлеме – Татарстан өчен зур югалту, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Бүген без Борис Кириллович Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы булган кеше. Ул безнең республиканы җитди чараларда, шул исәптән Җиңү парадында да тәкъдим итте», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өлкән яшенә карамастан, Борис Кузнецов республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашкан. «Миңа аны якыннан белү, төрле формаларда аралашу насыйп булды, һәм, әлбәттә инде, Борис Кирилловичның 100 яшьлеген билгеләп үтү хыялы бар иде. Ул үзе энергия белән тулы актив кеше иде. Күптән түгел генә без аның белән очраштык, аралаштык. Аның шулай тиз генә китеп барачагына бернинди билгеләр дә юк иде. Әмма бүген без бу бөек кешене озатабыз һәм аны һәрвакыт истә тотачакбыз», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Тантанада ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев Россия Президенты Владимир Путинның кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма укыды. Дәүләт башлыгы Борис Кузнецов – Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, ә Бөек Ватан сугышыннан соң җимерелгән шәһәрләрне торгызган, илнең үсешенә һәм ныгуына бөтен көчен куйган фронтовикларның легендар буынының күренекле вәкиле, дип билгеләде. «Борис Кирилл улы Кузнецовның тормыш юлы, аның кыюлыгы, битараф булмавы, кешеләргә хезмәт итәргә омтылуы киләчәк буыннарның ихлас рәхмәтенә һәм иң тирән хөрмәткә лаек», – диелгән телеграмма текстында.

Борис Кириллович Кузнецов Казанда Арча зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Белешмә

Борис Кириллович Кузнецов Казанда 1925 елның 26 декабрендә туган. 1943 елның маенда фронтка китә. 791-нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә. 1944 елның 22 февралендәге СССР Югары Советы Президиумы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, сержант Кузнецов Борис Кирилловичка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Фоторепортаж
Казанда соңгы юлга Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны озаттылар
Барлык яңалыклар