Иң күп очраклар бәрелешүләр һәм җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
«Юллардагы вазгыять сөендерми. Гомумән алганда, юл-транспорт һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр саны кими, әмма һәлак булучылар саны артты. Безнең республика комиссиясе карары белән билгеләнгән берничә срок бар. Июль аена юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган барлык урыннарны бетерү буенча чараларны гамәлгә ашырырга кирәк – бу мәсьәлә, нигездә, юл хезмәтләренә кагыла», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.
Светофорның тыю сигналына чыгу – машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң еш күзәтелә торган очрагы. Мондый 36 инцидентта өч кеше һәлак булган, тагын 44 кеше зыян күргән. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Эльнар Садриев хәбәр итте.
Шул ук вакытта шәһәрдә, светофор сигналына игътибар итмәү сәбәпле, аварияләр еш була торган урыннар ачыкланган. Алар арасында Декабристлар һәм Чистай урамнары, Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы, Пушкин һәм Сәлимҗанов урамнары, Җиңү проспекты һәм Дубравная урамнары киселешләре бар.
«Агымдагы елның ике аенда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланган өч юл-транспорт һәлакәте булды, аларда дүрт кеше зыян күрде, шулай ук матди зыянга китергән 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде», – дип белдерде Эльнар Садриев.
Әлеге участокта авария очракларын киметү максатыннан светофор объектында «отсечка» кертү турында карар кабул ителгән. Нәтиҗәдә, март башыннан әлеге юллар чатында зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре бөтенләй теркәлмәгән, матди зыянга китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны 13 тән 4 очракка кадәр кимегән.
Татарстан башкаласында балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Казанда агымдагы елның беренче өч аенда 38 бала катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның дүртесе яшь җәяүлеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән – алар светофорның тыю сигналына һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыкканнар.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы хәбәр иткәнчә, хисап чорында 132 балигъ булмаган балага карата «Тукта – синең тормышың куркыныч астында!» карточкасы тутырылган. Тагын 14 бала балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә профилактик исәпкә куелган. «Балалар арасында имгәнү очраклары белән бәйле вазгыятьне истә тотып, бу эш көчәйтеләчәк», – диде спикер.
Балалар белән профилактика эше 98 мәктәпкәчә учреждениедә алып барыла. Тәрбияләнүчеләр белән эшне максималь оештыру максатыннан төрле тамга-билгеләрдән һәм күчереп йөртелә торган җиһазлардан торган автошәһәрчекләр файдаланыла, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре кабинетлары җиһазландырылган.
Профилактика эшен гамәлгә ашыру юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшчәнлеге белән дә бәйле. Бүгенге көндә 3668 баладан торган 188 отряд тупланган. «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – ЮХИДИ хезмәткәрләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре. Уртак эш планы нигезендә алар үз мәктәпләрендә чаралар оештыра, балалар бакчаларына йөри, шәһәр халкы белән уздырылган урам акцияләрендә катнаша», – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Энҗе Фәхретдинова.
Каникуллар алдыннан шәһәр мәктәпләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында «Юл хәрәкәте иминлеге көне» үткәрелә. Аның кысаларында укучылар белән сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышлары оештырыла. Мәктәп яны лагерьлары эшләгән чорда белем бирү учреждениеләре базасында «Иминлек атнасы» уза. Быел алар балалар лагерьлары программасына да кертелгән.
Энҗе Фәхретдинова хәбәр иткәнчә, мәгариф идарәсе тарафыннан укучыларны белем бирү учреждениеләренә куркынычсыз йөртү буенча комплекслы эш алып барыла. Шәһәрнең 23 мәктәбенә балаларны «ПАТП №2» МУПнең 25 автобусында, шулай ук 12 шәхси транспорт чарасында алып киләләр.
Уку елы дәвамында 37 автобус маршруты буенча 2 меңнән артык укучыны ташыйлар. 1 нче апрельдән балаларны 186 нчы лицейга йөртү оештырылган.
Узган ел шәһәрнең авария хәлендәге участокларында 240 юл-транспорт һәлакәте булган
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында 71 авария участогы теркәлгән, анда 240 юл-транспорт һәлакәте булган. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, иң куркыныч урыннар – Толстой һәм Горький урамнары, Җиңү проспекты һәм Минск урамы, Николай Ершов һәм Новаторлар урамнары киселешләре.
Авария участокларын бетерү юл эшләре программасын гамәлгә ашыру, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын реконструкцияләү һәм дүрт светофор объектын урнаштыру буенча чаралар кысаларында каралган.
Участокларда юл билгеләре, куркынычсызлык коймалары, барьерлы коймалар урнаштырылачак, яктырту челтәрләре үткәреләчәк, ясалма юл тигезсезлекләре булдырылачак, шулай ук юл тамгалары һәм тавыш полосалары төшереләчәк. Әлеге эшләр муниципаль юл фонды акчалары хисабына гамәлгә ашырылачак, дип ачыклык кертте спикер.
Бүгенге көндә барлык участокларда эшләр 2% ка үтәлгән. Вересаев урамындагы 4 нче йорт янында, шулай ук Беломорск һәм Кутузов, Юлиус Фучик һәм Чишмәле урамнары киселешләрендә җәяүлеләр өчен коймалар урнаштырылган.
Юл программасы кысаларында быел 400 мең кв. метрдан артык мәйданда юл тамгалары төшерү планлаштырыла, бу максатларга 470 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә эшләр 8% ка башкарылган.
«Төп магистраль урамнарда – термопластика, ә транспорт хәрәкәте интенсивлыгы аз булган урамнарда буяулар кулланыла», – диде Марсель Әхмәтҗанов.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан быел 600 гә якын яктырту баганалары урнаштыру планлаштырыла. Моңа 60 млн сум акча тотылачак.
Диләрә Гафурова