Казанда «Җиңү дулкыннары буенча» велосипед квестын уздыруга әзерлек чорында машина кую һәм транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк.
14 июньдә 7:00 дән 12:00 гә кадәр чикләүләр түбәндәге юл участокларында гамәлдә булачак:
Пролетар урамы буйлап, Несмелов урамыннан Декабристлар урамына тиклем участокта;
Сибгат Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Бондаренко урамына кадәр;
Бондаренко урамы буенча, Сибгат Хәким урамыннан алып Волгоград урамына кадәр.
Шулай ук «Казан» Гаилә үзәге каршындагы машина кую урыннарына чикләүләр кертелә: Пролетар урамыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр Декабристлар урамындагы велосипед юлы буенча хәрәкәт ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында 14 июньдә Казан тарихы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм шәһәрнең Киров районына 100 ел тулуга багышланган велосипед квесты
узачак . Катнашучыларга пазл кисәге алу һәм Җиңү паркында тулы картина төзү өчен экскурсиячеләрнең сорауларына җавап бирергә кирәк булачак.