Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2020, 17:58

Казанда янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда үлән януы турында 83 хәбәр килгән

Шәһәр Мэры халыкны табигатьтә ял иткәндә игътибарлы булырга чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда янгынга каршы режим тәмамлана, әмма аны, әгәр шәһәрдә халыкның табигатьтә күпләп ял итүе аркасында янгыннар саны арта икән, озайтырга мөмкиннәр. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб утырышында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде. Утырышны шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Казанда янгынга каршы режим 1-нче апрельдән 30-нчы майга кадәр дәвам итте. Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, бу чорда табигый янгыннар теркәлмәгән. Әмма 23-нче марттан 22-нче майга кадәрге чорда үлән һәм камыш януы турында 83 хәбәр килгән. Моннан тыш, тыюларга карамастан, шәһәр халкы үз җир кишәрлекләрендә үлән яндыруын дәвам итте. «Җир кишәрлекләре ияләре административ җаваплылыкка тартылды, аларга 36 мең сумлык штраф салынды. Үлән янып китүнең 6 факты буенча гражданнарга карата административ эшләр төзелгән, гомуми суммасы 14 мең сумлык штрафлар язылган», - дип сөйләде Ф.Тимерханов. Шулай ук ачык территориядә чүп-чар яну турында 50 хәбәр керде. Әлеге фактлар буенча гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды, халык 10 мең сумлык штрафка тартылды.

Ф.Тимерханов билгеләп үткәнчә, короновирус таралу сәбәпле шәһәрдән читкә ялга чыгу чикләнгән иде, хәзерге вакытта чикләү чаралары йомшартылды һәм шуңа күрә халыкның күпчелек өлеше ялларын шәһәр чикләрендә, дача участокларында һәм урман-парк зонасында үткәрәчәк. Моннан тыш, Гидрометүзәк фаразларынча, җәйнең беренче көннәрендә эссе һава торышы көтелә, урман янгыннары белән бәйле хәлнең катлаулануы ихтималы арта.

Казан Мэры Илсур Метшин ял иткәндә кешеләрне максималь уяулык күрсәтергә чакырды. «Быел күп кенә казанлылар шәһәрдә ял итәргә калачак һәм шәһәр янында күпме кеше ял итәчәген аңлау өчен математик булырга кирәкми. Мин барлык шәһәр халкыннан да үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне саклауларын, җаваплы һәм игътибарлы булуларын сорыйм. Барлык мәгънәләрдә дә безнең коткаручылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен эссе җәй килә», - диде И.Метшин.

И.Метшин билгеләгәнчә, Казанда ел саен ял итү өчен яңа урыннар барлыкка килә. Бүген шәһәр башлыгы ТР Президенты белән бергә Аккош күлләре системасын экотернәкләндерү һәм бу территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. «2017 елда без территорияне экореабилитацияләүгә керештек. Ул вакытта без бу табигый энҗе бөртеген югалткан идек, әмма бүген бу ял итү өчен бик яхшы урын. Әмма бу җәйдә күңелсез статистика булмасын өчен, кешеләрнең җаваплы мөнәсәбәте кирәк», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 29.05.2020
Видеорепортаж
29.05.2020 16:52
1 июньнән Казанда табиблар һәм волонтерлар җәмәгать транспортында бушлай йөрүләрен дәвам итәчәкләр
Барлык яңалыклар