В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спектакль язучы Г.Тукай иҗаты һәм татар халык әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр «Шүрәле-online» спектакленнән өзек күрсәтәчәк. Тамаша Тинчурин исемендәге паркта узачак.
Спектакль язучы Г.Тукай иҗаты һәм татар халык әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән. Милли әкият персонажлары: Камыр батыр, Шүрәле, Су анасы, Убырлы карчык чит ил мультфильмнары геройлары - Шрек һәм Спайдермен белән бергә - тамашачыларга китапка, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт турында сөйләячәкләр.
Тамаша 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон тәмамлана. Җәмәгать урыннарында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күп төрле чаралар әзерләнгән.