Скульптура Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә барлыкка киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә аның бюстын урнаштырачаклар. Скульптура шәһәрнең Вахитов районында Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә барлыкка киләчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында хәбәр иткәнчә, бюстны шулай ук Лаеш районында Җиңү аллеясында урнаштырачаклар, аның исеме белән урам аталачак.
Бүген Борис Кириллович Кузнецовка 95 яшь тулган булыр иде. Ул быелның 12-нче ноябрендә вафат булды.