Метрополитен бүген төн уртасына кадәр эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк.
Бүген 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр транспорты тулы күләмдә эшләячәк, 23.00 сәгатькә кадәр эштә көндезге чыгарылышның яртысы файдаланылачак, ә 23.00 сәгатьтән 1 гыйнварда 2.00 сәгатькә кадәр – юлларга 69 берәмлек күчмә состав чыгачак.
1 гыйнвар иртәсендә автобуслар маршрутларның эш режимын 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр озайтып юлга чыгачак. Метрополитен бу көнне 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылган иде.
Яңа ел бәйрәмнәрендә транспорт комитетының (843) 275-30-50 кайнар линия телефоны эшләячәк.