Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2018, 16:11

Казанда "Идел буе" күп функцияле үзәгендә яңа үрнәктәге чит ил паспортын алырга мөмкин

Кул бармакларын папилляр бизәкләрен сканерлау, фотога төшерү өчен өстәмә түләү алнынмый.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Казанда "Идел буе" күп функцияле үзәге яңа үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен документлар кабул итә башлады. Ул гадиләрдән озаграк – биш түгел, ә 10 ел эшли, битләре саны артыграк һәм, паспорт контролен узганда, шәхесне идентификацияләү процессын гадиләштерә.

Яңа буын паспорты биометрик мәгълүмат - бармак эзләре һәм фотосурәтләре тупланган. Барлык кирәкле процедуралар - кул бармакларын сканерлау, фотога төшерү өстәмә түләү алмыйча башкарыла.

Документ әзерләү вакыты - теркәлү урыны буенча гариза бирелгән булса, бер ай һәм яшәү урыны буенча яки тору урыны буенча булса, дүрт ай. Әйтик, әгәр кеше Мәскәүдә теркәлгән икән, паспортны Казанда алырга тели икән, ул аны дүрт айдан соң кулына алачак.

Гариза бирүчеләрне кабул итү Авангардная ур., 74 адресы буенча урнашкан "Минем документлар" офисында дүшәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алып барыла.

Якын киләчәктә чит ил паспортын ясау өчен гражданга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (МФЦ) килергә һәм аның хезмәткәрләреннән махсус штрих-код алырга кирәк булачак. Аннары аны "Криптобиокабина"да сканерларга һәм паспорт рәсмиләштерүгә керешергә кирәк булачак. Кабинада бармак эзләрен, шәхесне раслаучы документларны, иске чит ил паспортын сканерларга, шулай ук фотога төшерергә мөмкин булачак. Барлык мәгълүматлар автомат рәвештә эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә тапшырылачак.

Хәзерге вакытта хезмәт биометрик параметрларны теркәүнең портатив комплексын куллану ярдәмендә күрсәтелә. Комплекслар сатып алынган һәм тест узган. Республика бу максатларга 5 млн сум бүлгән. Берничә ай дәвамында биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерүгә документлар кабул итү һәм әзер документны алу шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Бөгелмә күпфункцияле үзәкләрендә башкарылачак, дип хәбәр ителә "Минем документлар" дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Барлык яңалыклар