Ай башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 272,17 мең тонна кар чыгарылды
Фото: Марат Мөгыйнов
Ай башыннан ТР башкаласында барлыгы 34,6 мм кар яуган, бу айлык норманың 93% ын тәшкил итә. Февраль аенда шәһәр урамнарыннан 272,17 мең тонна, ә кышкы чор башыннан 1 335,6 мең тонна кар чыгарылган.
Бүген Казанда 1 мм кар явуы көтелә, юлларда 496 берәмлек техника һәм 749 эшче эшләячәк.