В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче чиратта эшләр җәмәгать транспорты маршрутлары йөри торган, хәрәкәт интенсивлыгы югары булган урамнарда башланачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март, Дмитрий Никитин). Казанда юллардагы чокырларны ремонтлау буенча әзерлек эшләре бара. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев бүген эшлекле дүшәмбе вакытында объектларны комиссия тикшерүе башланды, ә ремонт эшләре һава шартлары яхшыру белән башланачак, дип хәбәр итте.
«Чокырларны ямау мәйданы артуга карамастан, барлык технологик процессларның билгеләнгән нормаларга туры китереп үтәлүе зарур», – дип йөкләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Быел чокырларны ремонтлау муниципаль юл фонды хисабына алып барылачак, ә эш мәйданы 35 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. «Беренче чиратта җәмәгать транспорты маршрутлары йөри торган һәм хәрәкәт интенсивлыгы югары булган, шулай ук автомобильчеләрдән иң күп мөрәҗәгатьләр килгән урамнар ремонтланырга тиеш», – диде ул.
Шулай итеп, урамнарны ремонтлауда 19 бригада һәм 45 махсус техника җәлеп итү планлаштырыла. Шулардан 13 бригада юл карталарын әзерләү һәм 6 сы томалау белән шөгыльләнәчәк.
И.Куляжев билгеләп үткәнчә, түбән температурада чокыр ремонтын үтәүгә технологик таләпләр бар – ул эретелгән асфальт кулланып башкарылачак. Термометр баганасы 10 градустан югары күтәрелгәч, тыгыз кайнар асфальт-бетон кулланылачак. «Чокырларны бетерү буенча эшләрнең башкарылуы көн саен контрольдә тотыла. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан без эшләрнең өстенлеген һәм үз вакытында башкарылуын күзәтәбез», – дип ассызыклады ул.
Юлларны агымдагы карап тоту кысаларында авария хәлендәге участокларны ремонтлауга керештеләр инде – Миллениум күперендә, Зорге, Салмачы поселогындагы Центральная урамнарында, Горький шоссесында һ.б. эшләр башкарылды.