В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект нигезендә скверда өч аерым зонага бүленгән балалар мәйданчыгы төзеләчәк
Фото Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтеннән алынды
Эшләрнең беренче өлешендә заманча уен зонасы булдырылачак.
Проект нигезендә, скверда өч тематик зона: 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен актив уеннарга дип билгеләнгән үзәк уен киңлеге, сабыйлар өчен (3–5 яшь) аңны үстерү элементлары булган зона һәм таганнар куелган уртак мәйданчык барлыкка киләчәк.
Мәйданчыкның дизайны Иран мәдәнияте үрнәкләренә охшаш булачак: киңлекнең өслеге ачык «ком» төсләре белән бизәләчәк, Тәбриз шәһәрендәге ныгытма корылмаларына аваздаш түгәрәк манара төп архитектура үрнәге булачак.
Балалар зонасыннан тыш, скверда җәяүлеләр сукмагы яңартылачак һәм өстәмә яктырту җайланмалары куелачак. Бу парк аша «Яшьлек» метро станциясенә һәм Мәскәү базарына баручы шәһәр халкы өчен кирәкле һәм мөһим гамәл.
Төзекләндерү эшләрен нәкъ менә балалар мәйданчыгыннан башлау карары халык соравы белән бәйле: сквер шәһәрнең 1 нче балалар хастаханәсе янында урнашкан, «Халык контроле» порталына һәм Яндекс карталарына иске уен җиһазларының тузуын ассызыклаган шикаятьләр даими килеп торган.
«Тәбриз» скверына Казанның тугандаш Иран шәһәре белән дуслыгы хөрмәтенә 1970 елларда нигез салынган. Озак еллар дәвамында фонтан скверның төп бизәге булган, ләкин хәзерге вакытта ул эшләми.