Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 10:00

Быел Казанның Кадыш һәм Константиновка поселокларында күперләр реконструкцияләнәчәк

Корылмаларда юлларны киңәйтәчәкләр, яңгыр сулары канализациясе төзеячәкләр, яңа коймалар урнаштырачаклар

Фото: Марат Мөгыйнов

Быел Казанның Кадыш һәм Константиновка поселокларындагы күперләрне реконструкцияләү планлаштырыла. Корылмалар тулысынча үзгәртеп төзеләчәк: аларда юл өлешләре киңәйтеләчәк, яңа коймалар урнаштырылачак, яңгыр сулары канализациясе булдырылачак. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 284 млн 170 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Кадыш поселогындагы Солонка елгасы аша 1974 елда салынган күпер бүген авария алды хәлендә. «ТРның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» ДКУ заказы буенча 2022 елда корылманы реконструкцияләү документлары эшләнгән. Проект, терәкләрне, торыкларны, юл нигезен һәм килү юлларын да кертеп, күперне тулысынча үзгәртеп төзүне күз алдында тота.

Реконструкциядән соң күпернең озынлыгы 32,2 метрга (+5,65 м) кадәр артачак. Тротуарлар – 1,2 метрдан 1,5 метрга кадәр, ә юл өлеше, ике куркынычсызлык полосасы хисабына, 7 метрдан 8 метрга кадәр киңәйтеләчәк. Күпердә, күчеш плитәләре янәшәсендә һәм килү юлларында, 75 см биеклектәге каршылык коймасы урнаштырылачак. Шулай ук объектта чистарту корылмалары белән яңгыр канализациясе һәм култыксалы баскычлар барлыкка киләчәк.

2022 елда уздырылган техник тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Константиновка поселогындагы Вертелевка елгасы аша салынган күпер дә авария алды хәлендә. Корылма 1990 елда төзелгән. «ТРның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» ДКУ заказы буенча корылманы реконструкцияләү документлары инде эшләнгән. Күпер шулай ук яңадан үзгәртеп төзеләчәк, аның озынлыгын 49,02 метрга (+36,53 м) кадәр артачак, юл өеме өлешендә суүткәргеч торба урнаштырылачак.

Реконструкция нәтиҗәсендә корылманың үткәрүчәнлек сәләте артачак: хәрәкәт полосалары икәү булачак, юл өлеше 7 метрга кадәр киңәйтеләчәк, ян-яклар буйлап өстәмә ике куркынычсызлык полосасы барлыкка киләчәк. Элек аерым күпер рәвешендә булган тротуар хәзер төп конструкциягә тоташтырылачак. Чистарту корылмалары белән яңгыр канализациясе һәм яктырткычлар пәйда булачак – ике якта да суүткәргеч торба янәшәсендә барлыгы дүрт яктырту баганасы урнаштырылачак. Култыксалы койманы торба урнашкан зонада һәм күпергә килү урыннарында 85 см биеклектәге парапетлы коймага алыштырачаклар.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, быел Миллениум күперен ремонтлауның икенче этабын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Эшләр Вишневский урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәрге участокта алып барылачак.

2020 елдан башлап Казанда барлыгы 11 күпер һәм юлүткәргеч төзелгән, реконструкцияләнгән, ремонтланган. 2023 елда бу өлкәдә рекорд куелган – эшләр берьюлы алты корылмада алып барылган. Күперләр Киндерле, Күзәмәт, Борисоглебский торак массивларында, Назарбаев урамында һәм Миллениумның беренче участогында реконструкцияләнгән һәм ремонтланган. Шулай ук Техника урамында 1 нче магистраль канау аша күпер төзелеше башланган, эшләр быел тәмамланачак.

Барлык яңалыклар