Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2020, 13:57

Казанда быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелде

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Илсур Метшин торак, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм юллар төзелешенең барышы турында сөйләде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 10 ай эчендә Казанда 653 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта ике мәктәп төзелә һәм өч гомуми белем бирү учреждениесе проектлана. Моннан тыш, Татарстан башкаласында быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелгән, шуларның берсе инде эшли башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан, республика кебек үк, бөтен ил кебек үк, быел барлык эчке ресурсларны мобилизацияләп, киеренке режимда яшәргә һәм эшләргә мәҗбүр булды. «Сәнәгать предприятиеләребезнең, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең үлчәнгән, планлы һәм берләштерелгән эше нәтиҗәсендә, Президентыбыз җитәкчелегендә, шәһәр икътисады күрсәткечләре барлык юнәлешләр буенча да диярлек тотрыклылыкны күрсәтә», - дип билгеләп үтте Мэр.

Торак төзү

Эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан башкарылган төзелеш эшләре күләме 10 айда 27,6 млрд сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсе белән чаныштырганда - 113%.

10 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында 653 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 552 мең кв.м булган 10 мең 567 яңа төзелгән фатир һәм 619 шәхси торак йорт, дип хәбәр итте И.Метшин.

«Социаль ипотека» программасы буенча быел Казанда 206 мең кв.м мәйданлы 14 йорт төзелә.

«2020 елда Казан буенча торак тапшыру планы 960 мең кв.м күләмендә җиткерелгән», - дип билгеләп үтте Мэр.

Мәктәпләр төзелеше

Казанда 2725 урынлык ике мәктәп төзелә: «Арт Сити» торак комплексында 1501 урынга һәм «Салават күпере»нең дүртенче кварталында 1224 укучыга исәпләнгән уку йортлары.

Агымдагы елда 2 мәктәп (Җиһанов урамы һәм Бондаренко урамы буенча) һәм Бичурин урамындагы 3248 урынга исәпләнгән мәктәпкә янкорма файдалануга тапшырылган.

И.Метшин искә төшергәнчә, Бичурин урамындагы билингваль мәктәп һәм Бондаренко урамындагы интернаты булган полилингваль мәктәп «Адымнар» комплексына керә.

Моннан тыш, 4558 урынлы тагын өч мәктәпне проектлау эше алып барыла: Сибгат Хәким урамында һәм «Салават күпере»нең өченче кварталында - һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән, шулай ук «Салават күпере»нең дүртенче кварталда 2110 урынлы мәктәп.

Моннан тыш, шәһәрдә 24 гомуми белем бирү учреждениесе төзү планлаштырылган территорияләр резервланган, дип өстәде ул.

Балалар бакчалары төзелеше

«Демография» проекты кысаларында 2020 һәм 2021 елларга участоклар формалаша һәм ясле төркемнәрен беренче катларда урнаштыру белән 4480 урынлык 20 балалар бакчасы буенча проект документациясен әзерләү алып барыла, дип сөйләде И.Метшин.

Быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелде. «Берсе шушы көннәрдә эшли башлады. Калганнарын файдалануга тапшыруга әзерлиләр», - дип билгеләде Мэр.

2021 елга тәкъдим ителгәннәрдән Татарстан Республикасы Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдан 1100 урынлык 6 балалар бакчасы төзүне хуплады.

Юллар төзү

Быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Зорге, Гвардия урамнары участокларының асфальт-бетон өслекләренә ремонт ясалды. Төзекләндерелгән урамнарның гомуми озынлыгы 30 чакрым тәшкил итә.

Шәһәр көнен һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше этабы тәмамланды һәм Техника урамына кадәр икенче этап төзелә башлады, дип искәртте И.Метшин.

«Быел Казанда юлларны ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыруга моңарчы күрелмәгән финанслау бүленде - 14 млрд сумнан артык! Бу безгә урам-юл челтәренең 83%-ын норматив хәлгә җиткерергә һәм параллель рәвештә стратегик мөһим шәһәр магистральләрен төзү һәм проектлаштыруны алып барырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Барлык яңалыклар