Юл эшләрен Зорге, Лумумба, Гвардия, Арбузов, Фрунзе, Тэцевская, Җиңү проспекты һәм башка урамнарда үткәрү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Ксения Швецова). Быел Казан агломерациясендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 91,7 чакрым озынлыктагы 28 объектны ремонтлау планлаштырыла. Татарстан башкаласында 10 юл ремонтланачак. Милли проект кысаларында юлларны ремонтлау буенча республиканың 30 объектында эшләр башланган инде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Илкүләм проект буенча Татарстанда 84 объектта юл эшләре узачак
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 220 чакрым озынлыктагы 84 төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 5,045 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 2,602 млрд сумы - федераль бюджеттан һәм 2,443 млрд сумы- республика бюджетыннан.
Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрнең 31 объектында эшләр бара инде, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.
Казан агломерациясендә эшләр 91,7 чакрым озынлыктагы 28 объектта үтәләчәк, шул рәвешле, юлларның 84%-ы норматив хәлгә китереләчәк. Шул исәптән 51,3 чакрым озынлыктагы 18 объект - төбәк юллары. Казанда 40,4 чакрым озынлыктагы 10 юл ремонтланачак - Академик Арбузов, Болотников, Фрунзе, Патрис Лумумба, 2 нче Иске Аракчино, Идел буе, Тэцевская, Рихарда Зорге, Гвардия һәм Җиңү проспекты. Шулай ук милли проект буенча Зур Казан боҗрасын төзү дәвам итә, дип искәртте Л.Сафин.
Казанда Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәрге юлны төзүнең беренче этабы башланды
Гамәлдәге юлларны ремонтлаудан тыш, яңа объектлар төзү планлаштырыла. Республика башкаласында Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр юл төзү буенча проект эшләре дәвам итә. Эшләрнең бәясе 494 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. «Әлегә бу «Серебряный бор» яңа торак комплексына кадәр узарга тиешле юл төзелешенең беренче этабы, - диде ул. - Яңгыр сулары канализациясе, яктырту инженерлык челтәрләре салыначак, юллар «тәненнән» инженерлык коммуникацияләре чыгарылачак, «юл келәме» төзелеше буенча эшләр башкарылачак. Киләсе этап Бишбалта буасыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәрге участокта эшләрне үз эченә алачак, дип өстәде И.Куляжев.
Моннан тыш, Казанда Максимов урамы төзекләндерелә, юл киңәйтелә, канализация һәм яктыртуның яңа челтәрләре төзелә. «Максимов урамының киңлеге ике тапкырга диярлек арта, димәк, аның үткәрүчәнлек сәләте артачак», - дип билгеләде И.Куляжев.
Аның сүзләренә караганда, быел шулай ук Вознесение трактын проектлаштыруны башлау планлаштырыла, бу шәһәр үзәген Җиңү проспекты, Фучик урамы белән тоташтырырга һәм М7 трассасына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.