Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2022, 13:50

Казанда быел 2 км авария хәлендәге канализация коллекторы участогы ремонтланачак

Өченче төньяк коллекторда Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы буенча 13 җимерелгән урынның 9-ы бетерелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда Әмирхан һәм Чистай урамнары һәм Ямашев проспекты участокларында өченче Төньяк коллекторда авария белән бәйле ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы буенча 13 җимерелүнең 9-ы төзәтелгән. Быел канализация коллекторының 2 км авария хәлендәге участогын тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров эшлекле дүшәмбедә өченче төньяк коллекторның техник халәте – финанслау җитмәүнең нәтиҗәсе, дип билгеләде. «Бу коллектор халык күп яши торган район буенча уза, меңнәрчә кешене канализациясез калдырып, ремонтка тотынырга ярамый, шуңа күрә 2 км га якын өстәмә вакытлы линия монтажланган», – дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, бу участокларны казып атып кына булмый, чөнки коллектор юлның эчке өлешенә салынган һәм аның өстеннән башка коммуникацияләр уза. «Бу зур транспорт трафигы булган урам, шуңа күрә шпунтлау технологиясе кулланыла. Нинди генә кыйммәт һәм авыр эш булмасын, без барысын да вакытында эшләргә тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Колекторда җимерелү сәбәпләрен бетерү буенча масштаблы торгызу эшләре узган елның октябрендә башланды, дип искәртте «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров. Соңгы 10 елда Гаврилов урамыннан Несмелов урамына кадәр уза торган коллекторда 40 авария булган, шулардан 25-е сводлар җимерелү белән бәйле – 2021 елда, аларның 12-се алданрак бетерелгән. «Өченче төньяк коллектор 1985 елда төзелгән, аның озынлыгы 8 км тәшкил итә, шуларның икесе авария хәлендә. Коллекторның яту тирәнлеге – 2-дән алып 8 метрга кадәр», – дип хәбәр итте Андрей Егоров.

Узган ел ахырында булган 13 аварияне бетерү буенча чаралар планы төзелгән. Бүгенге көнгә Ямашев, Әмирхан проспектлары буенча 13 җимереклекнең 9-ы юкка чыгарылган. Чистай урамындагы дүрт убылган урында эшләр бара, аларны агымдагы елның гыйнварында тәмамлау планлаштырыла.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә коллекторда эш туктамады, үткәрү мөмкинлеген торгызу һәм суның күтәрелү дәрәҗәсен киметү өчен төнлә коллекторны юдыру башкарылды», – дип хәбәр итте Андрей Егоров. Эшләр башланганнан бирле Ямашев проспекты, Әмирхан һәм Чистай урамнарында 1,5 мең метрдан артык торба үткәргече казылган, 1200 кубометр грунт һәм ләм чыгарылган.

Авария-торгызу эшләре чорында, агынтыларны өзлексез үткәрү һәм кулланучыларны хезмәт күрсәтүдән өзмәү өчен, 4 канализация-насос станциясе җайланмасы белән, 2,5 км озынлыктагы вакытлыча суырып агызу линияләре монтажланды. «Тәүлек буе суыртыла торган агынтыларның күләме сәгатенә 3 мең кубометр тәшкил итә. Вакытлыча линия оештырылганнан бирле 2 млн куб метрдан артык агынты су суыртып агызылган», – диде спикер.

Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен торба үткәргечләр аша 5 вакытлы күпер урнаштырылган, автотранспорт каршылыксыз хәрәкәт итә алсын өчен, торбаүткәргечләр машина юлы эченә батырылган.

Участокта гомуми озынлыгы 600 метр булган 14 югары вольтлы электр кабеле чыгарылган. Шулай ук Ямашев проспекты, 81 буенча коллекторның сак зонасыннан реклама конструкциясе сүтелгән.

Җимереклекләрне бетерү, автотранспорт хәрәкәтен тулысынча туктатып, котлованны бөтен юл йөрү киңлеге буйлап казымас өчен, шпунт киртәсен сугу башкарылган. Гомумән алганда, 265 тонна шпунт кайтарылган һәм сугылган.

Авария-торгызу эшләрен уздыру вакытында казып ташланган урыннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык 13 убылу урыннарын киртәләү башкарылган, сигналлы утлар һәм билгеләр урнаштырылган, киртәләрнең гомуми озынлыгы 500 метрдан артык тәшкил иткән.

Юл йөрү өлешләренең һәм җәяүлеләр зоналарының вакытлыча ябылуы ЮХИДИ белән килешенгән, гомумән алганда, 100 вакытлы билге куелган, дип билгеләде Андрей Егоров.

Әмирхан урамында Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр авария булган коллектор участогы буйлап өстәмә рәвештә 900 метр озынлыкта киртә монтажланган.   Көн саен 40 берәмлек техника һәм 80 кеше эшли, шуларның 20-се – тәүлек буе.

Гаврилов урамыннан Декабристлар урамына кадәр коллектор участогын көн саен карау оештырыла, бу грунтның яңа утыруларын вакытында ачыклау максатыннан эшләнә.

Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, барлык авария хәлләрен бетергәннән соң, агымдагы елның февраленнән коллекторның 2 чакрым авария хәлендәге участокларын тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла Эшләрнең якынча бәясе 1,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

Барлык эшләр өч этапка бүленгән. Беренче этап Чистай урамы буенча Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр 680 метр озынлыктагы эшләрне, икенче этап Ямашев проспекты буенча Адоратский урамыннан алып Әмирхан урамына кадәр 850 метр озынлыктагы эшләрне, өченче этап  Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан алып Чистай урамына кадәр 500 метр озынлыктагы эшләрне күздә тота.

«Водоканал»га гына түгел, халыкка да авыр. Бу проблеманы бер-ике көн эчендә генә хәл итеп була торган очрак түгел, әмма без бу эшне төгәлләү өчен бөтен көчебезне куярга тиеш», – дип сүзен йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.01.2022
Видеорепортаж
10.01.2022 12:00
2022 елда «Водоканал» Чистай, Әмирхан һәм Ямашев проспектында авария хәлендәге коллекторны реконструкцияләячәк
Барлык яңалыклар