В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Процедура Идел буе һәм Совет районнарында үткәрелә
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 28 мартта, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Иске горки торак массивында (Артель урамы, 10) хайваннарга котыру авыруына каршы прививка ясала. Әлеге төр вакцина Борисково торак массивында (Якты Юл тыкрыгы, 4) 12:30–14:30 вакыт аралыгына, «Абу Даби» коттедж бистәсендә Тылсым урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан кибет янында 10:00–14:00 вакыт аралыгына билгеләнгән.
Якшәмбе, 29 мартта, ветеринария хезмәткәрләре 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Беренче май торак массивында (2 нче Хәрби шәһәрчек урамы, 142/1) булачак. Чебакса торак массивында яшәүче халык хайваннарны прививка ясатырга 10:00–14:00 вакыт аралыгында Завод урамындагы «Чебакса торак массивы» тукталышы янына алып килә ала.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсенә +7(843)295-08-49 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.
Алдарак узган ялларда 225 эт һәм мәчегә прививка ясаулары хакында хәбәр ителгән иде. 16 эткә чип куелган.