Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2020, 17:34

Казанда тыл хезмәтчәне Екатерина Федотовна Юрованың йортында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

Биредә электр чыбыкларын алыштырганнар, торак бүлмәсен төзекләндергәннәр, шулай ук йортта кухня һәм бәдрәф-юыну бүлмәсе яңартылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда 96 яшьлек хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Екатерина Федотовна Юрова яшәгән йорттагы төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Биредә электр чыбыкларын алыштырганнар, торак бүлмәсен төзекләндергәннәр, шулай ук йортта кухня һәм бәдрәф-юыну бүлмәсе яңартылачак.

Элегрәк ветеранның торак шартларын комиссия тикшергән иде, комиссия составына Ветераннар советы вәкилләре, Е.Юрова эшләгән предприятиеләр хезмәткәрләре һәм шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре кергән иде.

Тикшерү барышында Екатерина Федотовна яшәгән йортның канәгатьләнерлек хәлдә булуы һәм даими яшәү өчен яраклы булуы ачыкланды, әмма, шуңа да карамастан, Ветераннар советы Екатерина Федотовнаның яшәү өчен уңайлырак шартлар тудыру һәм торак йортта электр чыбыгын алыштыру, кухня һәм  ветеран яши торган торак бүлмәдә косметик ремонт ясау, бәдрәф-юыну бүлмәсен яңарту карарын кабул итте. Төзелеш материаллары сатып алу һәм ремонт эшләрен башкаруны хәйриячеләр үз өстенә алган.

Торак йортта ремонт эшләре 19-нчы июньдә шәһәрдә эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң башланган. Бүгенгә Екатерина Федотовна яши торган бүлмәдә ремонт ясалган. Биредә обойлар алыштырылган, натяжной түшәм куелган, ламинат җәелгән, тәрәзә яңаклары ремонтланган, электр чыбыклары алыштырылган, яңа сүндергечләр һәм розеткалар куелган. Моннан тыш, кухня һәм ванна бүлмәсен косметик ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә. Ветераннар советы тарафыннан сантехника һәм ванна бүлмәсе өчен кирәкле җиһазлар да сайланган, алар якын арада урнаштырылачак, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә.

Екатерина Федотовна Юрова Авиатөзелеш районының социаль яклау бүлегендә тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны буларак исәптә тора, бу категорияләр өчен каралган ярдәм чараларын тулы күләмдә ала.

Исегезгә төшерәбез, Екатерина Федотовна Юрова яшәгән торак йорт һәм җир участогы аның килене Татьяна Юрованыкы, ул 2013 елда ире үлгәннән соң йортка милек хокукын теркәгән. РФ Гражданнар кодексы нигезендә, милекче үз милкен карап тоту эшләрен үзе башкарырга тиеш. Шәхси йортта бюджет хисабына ремонт ясау законнарны бозу булып тора.
Барлык яңалыклар