Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын уздыру уңаеннан машина кую һәм транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк.
12 май 19:00 дан 18 май 7:00 гә кадәр чикләүләр түбәндәге юл участокларында кертеләчәк:
Декабристлар урамындагы 85б номерлы йорт каршындагы юл участогында, Горсовет урамыннан Вахитов урамы юнәлешендә;
Р.Зорге урамындагы 66б номерлы йорт районында, Җиңү проспектыннан Ю.Фучик урамы юнәлешендә;
Козин урамындагы 3 нче йорт каршындагы юл участогында, Нигъмәтуллин урамы ягыннан Ф.Әмирхан урамы юнәлешендә;
Карл Маркс урамындагы 6 нчы йорт районында, Батурин урамы ягыннан Миславский урамы юнәлешендә уң буй;
Б.Красная урамындагы 50 нче йорт районында, Гоголь урамыннан Жуковский урамы юнәлешендә (сул як буй);
Островский урамындагы 35 нче йорт районында, Университет урамыннан Астрономия урамы юнәлешендә;
Островский урамындагы 61 нче йорт районында, Айдинов урамыннан Пушкин урамы юнәлешендә (уң як);
Уң Болак урамындагы 43 нче йорт районында (Азимут кунакханәсе каршындагы муниципаль парковка);
Сәетгалиев ур., Яхин ур., Ташаяк ур.
Университет урамындагы 16 нчы йорт районында, Профсоюз урамыннан Кремль урамына таба;
Чистай урамындагы 47а йорты каршындагы юл участогында, Ф.Әмирхан урамы ягыннан Бичурин урамы юнәлешендә;
Чернышевский урамындагы 39 нчы йорт районында, Исхакый урамыннан Мәскәү урамы юнәлешендә (уң буй);
Шулай ук 15—17 май көннәрендә Һади Такташ урамында, Спартак урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр юл участогында машина кую һәм транспорт хәрәкәте чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.