В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ихтыяҗ булганда, Үзәк стадион һәм Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы парковка зоналары ябылачак
Фото: Денис Гордийко
1 нче майның 15:00 сәгатеннән 11 нче майның 11:00 сәгатенә кадәр, ихтыяҗ булганда, Үзәк стадион янындагы парковка һәм Әсгать Галимҗанов исемендәге сквер янында җирле юл ябыла.
2 нче майда 14:30 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр хәрәкәт Оренбург трактының дублер урамында – Оренбург трактындагы 172 нче йорт янындагы чыгу юлыннан алып «Примавера» коттедж поселогына кадәр ябыла.
2 нче майдан 7 нче майга кадәр 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булганда, цирк белән Үзәк стадион арасында, Декабристлар (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр һәм Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң як Болак һәм Сул як Болак (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр) урамнары буйлап, Меңьеллык мәйданында (шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр), Кремль яр буенда хәрәкәт чикләнә.
7 нче майда 0:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булганда, Ирек мәйданында һәм Театр урамында (Большая Красная урамыннан Дзержинский урамына кадәр) юллар ябылачак.
7 нче майдан 8 нче майга кадәр 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булганда, Воровский урамында (Профессор Мөхәммәдьяров урамыннан Декабристлар урамына кадәр) хәрәкәт чикләнәчәк. Моннан тыш, Воровский һәм Декабристлар урамнары ягыннан Казан-2 вокзалына керү юллары һәм парковка зонасы ябылырга мөмкин.
7 нче майдан 11 нче майга кадәр, ихтыяҗ булганда, «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнгеч юл ябылачак.
8 нче майның 16:30 сәгатеннән 10 нчы майның 8:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданында (шул исәптән Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр), Профсоюз урамында (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Кремль яр буенда, Декабристлар (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр һәм Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң як Болак һәм Сул як Болак (Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр), К.Нәҗми, М.Җәлил урамнарында юл ябыла. Моннан тыш, цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юлда транспорт өчен хәрәкәт чикләнәчәк.
8 нче майның 18:00 сәгатеннән 10 нчы майның 3:00 сәгатенә кадәр Бондаренко (Ямашев проспектыннан Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә) һәм Волгоград (Бондаренко урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә) урамнарында автомобиль юлы ябыла.
9 нчы майда 7:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булганда, Ямашев проспекты буенча – Мусин урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә хәрәкәт чикләнә.
9 нчы майда 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Юдинода Революция урамындагы 16 нчы йорттан (корп.1) Ильич урамына кадәрге; Ильич урамындагы 19/43 нче йорттан Лейтенант Красиков урамына кадәрге; Лейтенант Красиков урамындагы 5/34 нче йорттан Бирюзовая урамындагы 3 нче йортка кадәрге участокларда юл ябыла.
9 нчы майда 8:30 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс (Горький урамыннан Лобачевский урамына кадәр), Лобачевский (Большая Красная урамыннан Кремль урамына кадәр), Кремль (Лобачевский урамыннан 1 Май мәйданына кадәр һәм Лобачевский урамыннан Университет урамына кадәр) урамнары буенча автомобильдә йөрү чикләнә. Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр Толстой, Мөштәри, Гоголь, Жуковский һәм Пушкин урамнарында юллар ябыла. Театр урамында – Большая Красная урамыннан Дзержинский урамына кадәр, ә Профессор Нужин урамында Университет урамыннан Пушкин урамына кадәр транспортта узып булмаячак. Университет урамы Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр ябыла, шулай ук К.Нәҗми һәм М.Җәлил урамнары өчен дә чикләүләр кертелә.
9 нчы майда 19:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, ихтыяҗ булганда, С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан А.Бичурин урамына кадәр ике юнәлештә дә) ябылачак.