В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы августта Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казанда Шәһәр һәм республика көннәрен бәйрәм итү чорында кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, хәрәкәтне чикләү юлларның түбәндәге участокларына кагыла:
29-нчы августта 15.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләм урамына кадәр), «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы;
30-нчы августта 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр – Ш.Мәрҗани урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).
Башка участоклар ябылган очракта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы августта Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны һәм халыкны масштаблы бәйрәм программасы көтә.