В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кирәк булган очракта, юл участоклары 20-нче декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр ябык булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Казанда Яңа ел чараларын әзерләү һәм аны уздыру көннәрендә кайбер урамнарда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Юлларның теге яки бу участокларын ябу турындагы карар чаралар үткәрү көннәрендә бәйрәм итү урыннары янындагы юл вәзгыятеннән һәм куркынычсызлык таләпләреннән, ягъни Яңа ел мәйданчыкларының кешеләр белән тулылана баруыннан чыгып кабул ителәчәк. Шулай итеп, Казан халкы һәм кунакларының бәйрәм мәйданнарына күпләп килүе 24-нче декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә һәм 31-нче декабрьдә – Яңа елны бәйрәм итү көнендә көтелә.
Кирәк була калса, 20-нче декабрь 00:00 сәгатьтән 14-нче гыйнвар 00:00 сәгатькә кадәр түбәндәге юл участоклары һәм транспорт чаралары парковкалары ябык булачак:
С.Хәким урамы, Декабристлар урамы киселешеннән башлап Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр (ике яктан да);
«Казан» гаилә үзәге территориясендә;
Бондаренко урамы, С.Хәким урамындагы 3-нче номерлы йорттан алып С.Хәким урамындагы участокка кадәр (ике якка да);
Ш.Мәрҗани урамы, Татарстан урамы киселешеннән Ф.Кәрим урамы киселешенә кадәр (ике яктан да);
З.Солтан урамы, Ш.Мәрҗани урамы киселешеннән башлап К.Насыйри урамы киселешенә кадәр (ике яктан да).
Шулай ук 25-нче декабрь көнне 00:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте һәм парковкалар эше түбәндәге участокларда чикләнәчәк:
А.Айдинов урамы, М.Сәлимҗанов урамыннан Островский урамына кадәр участокта (ике якка да);
Спартак урамы, А.Айдинов урамыннан Т.Миңнуллин урамына кадәрге участокта (ике яктан да);
Һ.Такташ урамы, Островский урамыннан М.Сәлимҗанов урамына кадәр участокта (ике якка да).