11-нче июньдә барлык класслардагы почта бүлекләрендә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 12-нче июньдә «Татарстан почтасы» федераль хезмәтенең почта бүлекчәләрендә ял көне - элемтә бүлекләре белән почта алмашу, почта җибәрүләре, вакытлы матбугат басмалары китерү һәм почта тартмаларыннан язма корреспонденция алынмаячак.
11-нче июньдә барлык класслардагы почта бүлекләрендә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугатны өзлексез һәм вакытында китереп җиткерү өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин.
Бәйрәм көнендә пенсияләр һәм пособиеләр, аларны конкрет төбәктә китерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешү буенча китереләчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - «Татарстан Почтасы» федераль дәүләт хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.