5 махсус техника 40 минут дәвамында Ирек мәйданы, Театр, Пушкин һәм Карл Маркс урамнары буенча махсус состав сибеп чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гаскәрләрнең тантаналы йөрешенә әзерлек тулы көчкә бара. Бүген Казанның үзәк урамнарында бәйрәм чараларын уздыру планлаштырылган юллар дезинфекция чаралары белән эшкәртелде.
5 махсус техника 40 минут дәвамында Ирек мәйданы, Театр, Пушкин һәм Карл Маркс урамнары буенча махсус состав сибеп чыктылар. Моннан тыш, Казан гарнизоны солдатлары су сиптерү аппаратлары ярдәмендә махсус техника ала алмый торган җәяүлеләр юлларын һәм участокларын эшкәрттеләр. Барлык хәрби хезмәткәрләр һәм «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре эшләрне махсус костюмнарда башкарды.
Махсус дезинфикацияләү эремәсе савыт-саба һәм медицина әйберләре эшкәртү өчен кулланыла торган реагент нигезендә әзерләнгән. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, мондый чараны ачык һавада куллану кеше өчен куркынычсыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзәк урамнарда тантаналы чарага әзерләнү белән бәйле рәвештә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә чикләнгән. Бүген 20.00 сәгатькә кадәр транспорт юлы Ирек мәйданында Карл Маркс урамы буйлап, шулай ук Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр барлык якын-тирә урамнарда ябык. Бу көнне шулай ук 16.00-20.00 сәгатьләрдә Ирек мәйданында репетиция белән бәйле рәвештә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, тантаналы чара коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак: хәрби хезмәткәрләргә һәм оештыручыларга шәхси саклану чаралар - битлек һәм перчаткалар бирәчәкләр. Моннан тыш, катнашучылар 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә тиеш булачак.
Ирек мәйданында тамаша кылу урыннары, социаль дистанцияне саклап, бары тик 20 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне өчен генә оештырылачак. Гаскәрләр узуны һәм хәрби техника үтүне республика халкы онлайн гына карый алачак - ТНВ телеканалы һәм интернетта.