Кичке вакытта пассажирларны ташу өчен өстәмә рәвештә Чистай һәм Әмирхан урамнары буенча йөрүче маршрутлар җәлеп ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Россия һәм Словакия җыелма командалары арасында футбол матчын үткәргән көнне, 8-нче октябрьдә, Казанның җир өсте җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. 20:00 сәгатьтән 1:00 сәгатькә кадәр пассажир йөртүчеләр линиягә хәрәкәт составының арттырылган санын чыгарачаклар. Пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтү өчен «Ак Барс Арена» стадионы аша узучы маршрутларга өстәмә рәвештә Чистай һәм Әмирхан урамнары буйлап йөрүчеләр җәлеп ителәчәк.
Шулай итеп, Ямашеп проспекты буйлап хәрәкәт итүче 10,10а,18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 55, 60, 62-нче номерлы автобусларның, 2, 13-нче номерлы троллейбусларның, 5, 5а, 6-нчы номерлы трамвайларның;
Әмирхан урамы буенча йөрүче 28, 28а, 43, 54 номерлы автобус маршрутларының;
Чистай урамы буенча йөрүче 62, 74, 75-нче номерлы автобус маршрутларының һәм 1-нче номерлы троллейбус маршрутының эше көчәйтеләчәк.
Россия һәм Словакия милли җыелма командалары арасында 2022 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу матчы Мәскәү вакыты белән 21:45 сәгатьтә башлана.