В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр пассажир транспорты эше 21 августта ял көне графигы буенча оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла.
Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Искәртергә кирәк, Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана. Өстәп әйтергә кирәк, 21 августта Казанның муниципаль паркингыннан файдалану бушлай булачак. Бу көн бәйрәм ял көне булып санала.