27-нче июньдә Татарстан башкаласында шулай ук өстәл хоккеен яратучылар арасында ярышлар һәм онлайн форматта мастер-класслар да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). 27-нче июньдә, Бөтенроссия яшьләр көнендә, Казанда шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча велоквест узачак, шулай ук онлайн форматта өстәл хоккеен яратучылар арасында ярышлар һәм мастер-класслар үтәчәк.
Велоквест вакытында 2-4 кешедән торган командалар логикага, игътибарлылыкка һәм киңлектә ориентлаша белүгә исәпләнгән биремнәрне үтәячәк. Һәр команда өчен шәхси старт каралган. Квестта катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Анда катнашуның төп шарты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шлем булу, шулай ук социаль дистанцияне үтәү, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Шулай ук 27-нче июньдә «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге каршындагы мәйданчыкта (2 нче Газ ур., 5-нче номерлы йорт) өстәл хоккее буенча чемпионат узачак. Анда 20 яшь спортчы катнаша алачак, алар ике сәгать дәвамында Яшьләр эшләре комитеты кубогы өчен көрәшәчәк. Катнашуга гаризаны сайтта калдырырга кирәк.
Яшьләр көненә онлайн да кушылырга мөмкин булачак. Шулай итеп, 10.00 сәгатьтә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының Instagram-аккаунтында шәһәр гаилә кафеларының берсендә концепт-шеф булып эшләүче Андрей Саховский мастер-класс уздырачак. Ул сыйфатлы продуктлар сайлау һәм иң популяр десерт - сезонлы җиләк-җимеш, каймаклы крем һәм пекан чикләвеге белән ясалган фермерлык корты әзерләү серләре белән уртаклашачак. 12.00 сәгатьтә Instagram аккаунтта туры эфирга Original People брейкинг мәктәбе укытучысы Александра Шаталова чыгачак.