В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы процедура шулай ук шәһәрнең дәвалау оешмаларының өч акушерлык бүлегенә дә кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). 2019 елда Казанда планлы дезинфекция 4 бала тудыру йортында һәм шәһәрнең дәвалау оешмаларының 3 акушерлык бүлегендә үткәреләчәк.
График буенча, 11 февральдән 24 февральгә кадәр, шулай ук 5 августтан 25 августка кадәр 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты ябылачак (Гагарин ур., 54). 23 марттан 9 апрельгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр медицина университеты клиникасының бала тудыру йорты (Толстой ур., 4) эшләмәячәк. 29 апрельдән 19 майга кадәр, шулай ук 21 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дезинфекция 7-нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йортында (Маршал Чуйков ур., 56) планлаштырылган.
Дезинфекция шулай ук шәһәрнең дәвалау оешмаларының акушерлык бүлекләрендә дә узачак. 11 июльдән 31 июльгә кадәр һәм 11 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр КФУ медицина-санитария бүлегендә (Медсанчасть) акушерлык бүлеге ябык булачак (Большая Красная ур., 51). 20 майдан 9 июньгә кадәр Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) акушерлык физиология корпусы эшләмәячәк (Оренбург тракты, 138), ә 26 августтан 15 сентябрьгә кадәр дезинфекциягә РКБ акушерлык обсерватория корпусы ябылачак (Оренбург тракты, 138), дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.