Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2019, 19:00

Казанда дүртенче тапкыр медицина династияләрен хөрмәтләделәр

9 табиб династиясе вәкилләренә шәһәр Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә дүртенче тапкыр медицина династияләрен хөрмәтләделәр. 9 табиб династиясе вәкилләренә шәһәр Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр гаиләдән сәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә өч буын эшли, ә һәр династиянең гомуми медицина стажы 100 елдан артып китә.

Медицина династияләре вәкилләренә бүләкләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев һәм Республика клиника хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев тапшырдылар.

Рөстәм Гафаров, кунакларны узган Медицина хезмәткәре көне белән котлап, аларга казанлыларның сәламәтлеге юлында фидакарьләрчә хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Казан» гаилә үзәгендә табиблар династиясен хөрмәтләвебез үзенә күрә символик дисәк тә була. Кеше өчен иң кыйммәтле әйберләр: туу, сәламәтлекне һәм гомерне саклап калу – казанлылар сезгә ышаналар. Һәм болар барысы да күбесенчә сезнең үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегезгә бәйле, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. - Бүген биредә сезнең династиягезнең бер өлеше булган балалары һәм оныклары белән булуыгыз да символик».

Бүген хөрмәтләнгән гаиләләр арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә 160 елга, 300 елга кадәр гомуми эш стажы булган һәм хәтта 500 елдан да артып киткән гаиләләр бар иде. Күп кенә династияләр вәкилләре Казанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә һәм чит илләрдә дә хезмәт итә. «Сез - үз һөнәрегезгә тугры хезмәт итүчеләр. Бүген без танылган докторларны, профессионалларны гына түгел, сезгә кешеләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләгән ата-аналарны да хөрмәтлибез, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев. - Сезнең династиягезнең тамырлары тирән, ә үз тармаклары белән алар төрле шәһәрләргә һәм илләргә таралган, әмма аларның үзәге биредә – Казанда».

Бүген Казан Мэрының Рәхмәт хатларын Поспеловлар, Габделхаковлар – Дәүләтшиннар – Мингалиевлар, Васильевлар – Сабитовлар – Мөхәммәтовлар, Ситдыйковлар, Урманчеевлар, Подрядновлар, Мәҗитовлар, Фәтхуллиннар – Мифтаховлар һәм Гәрәевлар династияләренә тапшырдылар.

Фәтхуллиннар - Мифтаховлар медицина династиясе - иң зурлардан, аларның вәкилләренең сәламәтлек саклау өлкәсендәге гомуми эш стажы 500 елдан артып китә. Илдар Фәтхуллин сөйләгәнчә, династиягә нигез салучы булып аның әтисе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фәрит Фәтхуллин тора. Ул Бөек Ватан сугышын гына үтеп калмыйча, республикада сәламәтлек саклауны торгызуга һәм үстерүгә дә өлеш керткән. Фәрит Фәтхуллин ТАССР Сәламәтлек саклау министры урынбасары була, сәламәтлек саклау өлкәсендә 65 ел эшли.

Илдар Фәтхуллин үзе - медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, ТР Акушерлар һәм гинекологлар җәмгыяте рәисе, ТР атказанган фән эшлеклесе, Идел буе федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, акушер-гинекологы. Медицинага ул 49 ел гомерен багышлаган. «Безнең гаиләдә 24-кә якын кеше табиб юлын сайлады. Бик күп өлеше, 6 кеше - акушерлык династиясе, – дип сөйләде Илдар Фәтхуллин. – Мин балачактан ук нинди һөнәр сайлаячагымны белдем, чөнки бу мохиттә үстем – Казан медицина мәктәбенең олы профессорлары гомер иткән Лесгафт урамында яшәдек без, аларның күбесе күршеләребез булды, әти алар белән дус булды һәм аралашты».

«Бүген монда чыгыш ясау миңа аеруча дулкынландыргыч, чөнки сезнең арада укытучыларым бар», – дип билгеләп үтте җыелучыларны котлап Рафаэль Шәвәлиев һәм аларга биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерде. «Без монда медицина династиясен генә түгел, Казан медицина мәктәбен дә хөрмәтлибез. Аның 200 елдан артык тарихы бар, һәм без хәзерге вакытта Россиядә сәламәтлек саклауның иң яхшы системаларының берсе төзелә торган системаны тәмамлаучылар булу белән горурланабыз», - дип ышанып әйтте ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тантаналы чара Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән иде. Чараны Татарстан башкаласы Мэриясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Казан шәһәр Думасы һәм Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе оештырды.

Фоторепортаж
Казанның медицина династияләрен бүләкләү, 26.06.2019
Барлык яңалыклар