В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен эшләнгән юл карталары инде расланган
Фото: Денис Гордийко
Проектны РФ Хөкүмәтенең өстенлекле проекты эгидасы астында гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Казаннан тыш, юл йөрү өчен түләүнең яңа ысулы кертеләчәк шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара һәм Новосибирск керә. Бу хакта «Биометрик технологияләр үзәге» АҖ генераль директоры Владислав Поволоцкий Finopolis форумында сөйләде, дип яза РИА Новости.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә РФ Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына биометрик мәгълүматларны чит ил паспортын кулланмыйча гадиләштерелгән форматта теркәү мөмкинлеге бирелде. Моның өчен счетны расларга һәм смартфон булырга кирәк. Шулай итеп теркәлгән кулланучыларга ел ахырына кадәр берничә хезмәт күрсәтеләчәк, шул исәптән кибетләрдә һәм Интернетта 2,5 мең сумга кадәр сатып алу, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү, офиска керү.