Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 15:28

Казанда 2019 елда 2170 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзеләчәк

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен 1110 урын булдырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Быел Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2170 урын булдырылачак, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 1110 урын.

Татарстан башкаласында «Весна» торак комплексында 340 урынга, Завойский урамы буенча 50 урынга, Яруллин урамы буенча 120 урынга, «Волжские просторы» торак комплексында 220 урынга, Профессор Камай урамы буенча һәркайсы 220 урынга исәпләнгән 2 учреждение, «Салават күпере» торак комплексында өч учреждение – икесе 260 ар урынга һәм берсе 220 урынга исәпләнгән, шулай ук Родина урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәк.

Татарстанда 2019 ел ахырына кадәр 6 мең бала өчен барлыгы 29 балалар бакчасы төзеләчәк. Төзелешкә 5,4 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, шуларның якынча 1 млрд.сумы – федераль бюджеттан субсидияләр. Балалар бакчаларын төзү 2 айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә өч меңнән артык урын һәм 3-7 яшьлек балаларны 2,9 мең урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар

Казанда 2019 елда 2170 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзеләчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Быел Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2170 урын булдырылачак, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 1110 урын.<br> </p> <p> Татарстан башкаласында «Весна» торак комплексында 340 урынга, Завойский урамы буенча 50 урынга, Яруллин урамы буенча 120 урынга, «Волжские просторы» торак комплексында 220 урынга, Профессор Камай урамы буенча һәркайсы 220 урынга исәпләнгән 2 учреждение, «Салават күпере» торак комплексында өч учреждение – икесе 260 ар урынга һәм берсе 220 урынга исәпләнгән, шулай ук Родина урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәк. </p> <p> Татарстанда 2019 ел ахырына кадәр 6 мең бала өчен барлыгы 29 балалар бакчасы төзеләчәк. Төзелешкә 5,4 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, шуларның якынча 1 млрд.сумы – федераль бюджеттан субсидияләр. Балалар бакчаларын төзү 2 айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә өч меңнән артык урын һәм 3-7 яшьлек балаларны 2,9 мең урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә. </p>