В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Административ-техник инспекция идарәсе язгы-җәйге чорда төзекләндерү кагыйдәләре турында искә төшерә
Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе шәһәр мохите торышын автомат рәвештә тикшереп тору алымын куллана башлый: хокук бозу очракларын автомат теркәү чараларыннан файдалану фасадларның тиешенчә торышына, теге яки бу территория вакытында җыештырылмаган очракта һәм ишегалларын төзекләндерүдә килеп чыккан җитешсезлекләр булганда тиз арада штраф салу мөмкинлеге бирәчәк. Урамнарны яз-җәй айлары алдыннан тәртипкә китерү буенча зур эш башланып китте. Балалар мәйданчыклары тикшерелә, җир казу эшләреннән соң территорияләр торгызыла һәм яшел үсентеләр утырту урыннары әзерләнә. Идарә башлыгы Артур Мөхәммәтшин яңа эш алымнары һәм бина милекчеләренә, идарәче компанияләргә карата төп таләпләр турында сөйләде.
Денис Гордийко фотосы
Идарәче компанияләр кыш көне кар көрәгән вакытта зыян килгән балалар һәм спорт мәйданчыкларын, эскәмияләрне, урналарны һәм коймаларны норматив хәлгә китерергә тиеш. Инспекторлар уен зоналарын җентекләп тикшерәчәк: корылмалар төзек һәм буялган булырга тиеш.
Шул ук вакытта шәһәрдә әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү икеайлыгы башлана. Шәһәр хезмәтләре, идарәче компанияләр һәм халык көнкүреш калдыкларын, яфракларны һәм ботакларны җыештыру белән шөгыльләнәчәк.
Административ-техник инспекция идарәсе үзеңә беркетелгән территорияләрне җыештыру эше көн саен 08:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга, урналардагы чүп көн дәвамында җыеп алынырга тиеш, дип искә төшерә. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен агымдагы елда 132 беркетмә төзелгән.
Шул ук вакытта язын, кыш айларында җир казу эшләре башкарылган урыннарны төзекләндерү чаралары тәмамланып килә. Мондый төр эш башкарылган мәйданчыкларның барысы да 31 майга кадәр тәртипкә китерелергә тиеш. 2026 елның июненнән инспекторлар ябылмаган һәр ордер өчен беркетмәләр төзү белән шөгыльләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел ведомство җир казу эшләре белән бәйле 605 хокук бозу очрагын теркәгән.
Шулай ук яшел үсентеләрне карап тоту буенча контроль көчәйтелә. Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, үләнне 15 см биеклеккә җиткәч чабарга, чаптырылган үсемлекләрне тәүлек эчендә җыеп алырга кирәк. Район һәм предприятие җитәкчеләренә үзләренә билгеләнгән территорияләрне сыйфатлы итеп карап тоту бурычы йөкләнде.
Җыештыру һәм төзекләндерү эшләре белән бергә, язгы дезинсекция һәм дератизация чаралары башлана. Белгечләр шәһәр паркларын, скверларын, Кабан күле яр буе зоналарын, Идел һәм Казансу елгалары яр буйларын кимерүчеләргә, талпаннарга каршы агулы матдәләр белән эшкәртәчәк. Эшләр, шәһәр халкының санитария иминлеген тәэмин итү максатыннан кар тулысынча эреп беткәннән соң башлана.